Урта Мишә авыл китапханәчесе Мухаметшина Гөлфия Исмәгыйль кызы, Россия көненә багышланган “Россия турында яраткан юллар" дигән челтәрле акциясенә кушылып, Сертификат алды. Акцияне оештыручы: Башкортостан Республикасының Благовар районы үзәк китапханәсе.
Урта Мишә авыл китапханәчесе Мухаметшина Гөлфия Исмәгыйль кызы, Башкортстан Республикасы Уфа шәһәренең 1 нче номерлы Үзәк китапханәсе үткәргән “Бергәләп уйланабыз” исемле челтәрле акциядә катнашып Сертифкат алды.
Аның максаты - катнашучылар тарафыннан гражданлык позициясе, патриотизм, Ватанга мәхәббәт күрсәтү. Баландыш авыл китапханәсе дэ бу акциядә катнашты, безнең китапханәнең яшь китап укучылары үзләренең әти-әниләре белән үз йортларының тәрәзәләрен илебез символикасы, флаглары, йөрәкләре, чәчәкләр, шарлар белән бизәделәр. 12 июнь барыбыз өчен дә иң мөһим бәйрәмнәрнең берсе булсын!
15 нче июнь көнне Теләче урта мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучылары төп гомуми белем турында аттестат алдылар. Барлык 55 укучы 9 нчы сыйныфны уңышлы тәмамладылар һәм төп гомуми белем турында аттестат алу бәхетенә ирештеләр. Чыгарылыш сыйныф укучыларын мәктәп директоры Айнур Фирдавесович Хафизов, укытучылар һәм әти –әниләре котладылар. Барлык укучыларны да зур унышлары белән котлыйбыз!
15 нче июнь көнне Теләче урта мәктәбенең 11 нче сыйныф укучылары гомуми урта белем турында аттестат алдылар. Барлык 36 укучы 11 нче сыйныфны уңышлы тәмамладылар һәм гомуми урта белем турында аттестат алу бәхетенә ирештеләр. Чыгарылыш сыйныф укучыларын мәктәп директоры Айнур Фирдәвесович Хафизов, укытучылар һәм әти –әниләре котладылар. Чыгарылыш сыйныф укучыларына зур уңышлар телибез. Хәерле юллар!
РФ Конституциясенә төзәтмәләр буенча гомумроссия тавыш бирү 1 июльдә узачак. Шул ук вакытта үз тавышыңны 25 июньнән башлап бер атна дәвамында бирергә мөмкин булачак. Мондый алым россиялеләргә процесста алар өчен уңайлы вакытта катнашырга мөмкинлек бирәчәк һәм сайлау участокларында күпләп җыелуны булдырмаска ярдәм итәчәк.
Районыбызда «Теләче» сәнәгать паркы төзелеше тәмамланды. Әлеге максатларда, «Созидание» идарәче компаниясе» ҖЧҖ «КУЭ һәм эшкуарлык инициативасына ярдәм» милли проектында катнашты. Инфраструктура төзелеше тәмамлауга федераль һәм республика бюджетларыннан 53,1 миллион сум акча бүлеп бирелде, шулай ук шәхси инвестицияләрне җәлеп иттеләр - 16,6 миллион сум күләмендә ярдәм алынды.
12 июнь көнне Баландыш авылы китапханәчесе Россия көненә багышланган «Россия -безнең уртак зур дәүләтебез» дип исемләнгән мәгълүмати танып-белү сәгате үткәрде. Китапханәче балаларга бәйрәм тарихы турында сөйләде. Балалар "Ватан" сүзенен нәрсә аңлатуы турында фикер алыштылар, Ватаныбыз турында мәкальләрне искә төшерделәр, викторина сорауларына җавап бирделәр.
Шул уңайдан Олы Мәтәскә авылы китапханәсендә"Россия - минем Ватаным" дип исемләнгән мәдәни чара үтте. Төрле яшьтәге балалар катнашындагы бу чарада китапханәче башта шушы көннең тарихы белән таныштырды, аннары төрле уеннар уйнатылды. Ахырда балаларга кечкенә генә күчтәнәчләр өләшенде.
6 июнь - А.С.Пушкин туган көн. Әлеге дата уңаеннан Күкчә авылы китапханәчесе “Любимые строки поэта” дип исемләнгән челтәрле акциясендә катнашты һәм Сертификатка лаек булды.