«Теләче» сәнәгать паркы төзелеше тәмамланды

2020 елның 16 июне, сишәмбе

Районыбызда «Теләче» сәнәгать паркы төзелеше тәмамланды. Әлеге максатларда, «Созидание» идарәче компаниясе» ҖЧҖ  «КУЭ һәм эшкуарлык инициативасына ярдәм» милли проектында катнашты. Инфраструктура төзелеше тәмамлауга федераль һәм республика бюджетларыннан 53,1 миллион сум акча бүлеп бирелде, шулай ук шәхси инвестицияләрне җәлеп иттеләр - 16,6 миллион сум күләмендә ярдәм алынды.

Инвесторларга  җитештерүне ачу өчен барлык шартлар да тудырылган:

Суүткәргеч һәм канализация төзелгән, бөтен парк аша асфальт юл салынган, электр белән тәэмин итүнең эчке челтәрләре сузылган, тышкы яктырту чаралары белән тәэмин ителгән, шулай ук янгын резервуарлары куелган һәм юл объектлары төзекләндерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International