Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык - төлек министрлыгы хәбәр итүенчә, 2 июльдән 4 июльгә кадәр* Татарстанда кыр форматында «Кыр көне - 2020» иң зур күргәзмә узачак. Быел бу чара, үзенчәлекле эпидемиология вәзгыятенә бәйле рәвештә, яңа коронавирус инфекциясе таралуын булдырмау буенча Роспотребнадзор күрсәтмәләрен үтәп узачак.
Урта Мишә авылы китапханәчесе Мухаметшина Гөлфия Исмәгыйль кызы Новосибирск өлкәсе Черепаново Үзәк китапханәсе үткәргән Бөтенроссия Китапханәләр көненә багышланган "Китап өчен тавыш бирәм" челтәрле акциясендә катнашып Сертификат белән бүләкләнде.
Урта Мишә авылы китапханәчесе Мухаметшина Гөлфия “Фото – история моей библиотеки” исемле китапханәара акциядә катнашып, Сертификат алды. . Акциянең оештыручысы – Шатура шәһәре Туголес китапханәсе.
Теләче җирлекара китапханәсе Инстаграм социаль челтәр битендә 1 июнь – бабаларны яклау көне уңаеннан “Күңелле балачагым” онлайн фото-акция оештырды. Элеге акциядә һәркем катнаша ала.
Балалар безнең гүзәл киләчәгебез! Без һәркайсыбыз да балаларыбызның инсафлы, әдәпле, сау – сәламәт, әти-әниле булып үсүен телибез. Әнә шундый һәр яктан камил балалар тәрбияләү безнең коллетивның, әти-әниләрнең теләге һәм бурычы.
Халыкара балаларны яклау көне белән котлыйбыз. Балаларны саклыйк.Балалар бәхетле булсыннар!
Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районының Айдар авыл китапханәсе "Обложка книги о войне" дигән челлендж акциясенә кушылып Сертификатка ия булды. Акциянең оештыручы - Койды китапханәсе-6 филиал
Айдар авылы китапханәсе китап укучылары Шайхетдинова Динә, Фаляхова Фәнзия Бөек җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан оештырылган «Җиңү байрагы астында» онлайн-конкурсында катнашып Диплом белән бүләкләнделәр. Конкурсның оештыручысы - ТР «Яшел Үзән муниципаль районының үзәкләштерелгән китапханәләр системасы» муниципаль бюджет учреждениесе Үзәк китапханәсе.
Урта Мишә авыл китапханәчесе, Мухаметшина Гөлфия, Сахалин өлкәсе Томари шәһәре үзәк китапханәсе үткәргән “Лето Книжного цвета” исемле челтәрле акциядә катнашып Диплом белән бүләкләнде.
1 нче июнь көнне 8.00 сәгатьтә хакимиятнең утырышлар залында Теләче муниципаль район Советының чираттагы 37 нче утырышы узды. Утырышны муниципаль район башлыгы урынбасары Фәтхуллин Айрат Гилванович алып барды.