ЯҢАЛЫКЛАР


1
июнь, 2020 ел
дүшәмбе

                                                              

Шуңа да балалар бу көнне зур түземсезлек белән көтеп ала. Әлеге бәйрәм безгә, өлкәннәргә, һәр баланың яклауга, кайгыртуга мохтаҗ икәнен искәртеп тора. Чөнки үсеп килүче буын - ул безнең киләчәгебез, илебезнең киләчәге. Без алар хакына яшибез. Балаларыбызны мәрхәмәтле һәм кешелекле булырга өйрәтү - изге бурычыбыз. Без төрле дәрәҗәдәге олимпиадаларда, спорт ярышларында, иҗади конкурсларда урын алган укучыларыбыз белән горурланабыз. Үз уңышлары белән алар Теләче районының сәләтле балаларга бай булуын исбатлыйлар.


30
май, 2020 ел
шимбә

Безнең Шәдке балалар бакчасында балаларны яклау көне уңаеннан тәрбиячеләр төрле ярыш уеннар, әңгәмәләр уздырды.

29нчы май көнне безнең Теләче №2 балалар бакчасында мәктәпкә әзерлек төркеменә йөрүче балаларның  чыгарылыш иртәсе  узды.  Балалар бәйрәмдә үзләренең  бакчада  өйрәнгән барлык  осталыкларын күрсәттеләр: биеделәр, җырладылар, сәнгатьле итеп шигырьләр сөйләделәр. Бәйрәмгә кунак булып тылсымчы Хоттапыч килгән иде, ул балаларның төрле теләкләрен үтәде. Быелгы бәйрәм әти-әниләр килә алмаса да, алар балаларга үз теләкләрен дистанцион рәвештә җиткерделәр. Бәйрәм ахырында  тәрбияче апалары һәм бакча мөдире балаларга матур теләкләр теләп, истәлекле бүләкләр тапшырдылар.  Бәйрәм иртәсеннән сон барлык кунаклар һәм балалар урамга чыгып теләкләр теләп,  күккә шарлар очырдылар. Бәйрәм күңелле үтте.

ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү алдыннан Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Теләче муниципаль районындагы «Родник» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге»нең гаиләгә  һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү алдыннан белемнәр белән уртаклашу, туган ягыбызның тарихы белән бәйле кызыклы фактларны искә алу максатыннан викторина үткәрделәр. Балалар үткәнгә күз салдылар, әти-әниләре, әби-бабайлары эзеннән уздылар, 1 гасыр эчендә нинди вакыйгалар булганын, республиканың тарихы, мирасы ни белән тулыланганын  белделәр, Белгечләр балигъ булмаганнарның белемнәрен яңа, кызыклы вакыйгалар һәм фактлар белән тулыландыруына бик шат иделәр.

Соңгы кыңгырау-сез озак еллар бу көтеп алган бәйрәм. Бу көнне сез мәктәп белән саубуллашасыз һәм мөстәкыйль карарлар белән тулган олы тормыш юлына ишек ачасыз. Башка еллардан аермалы буларак, быел без барыбыз да яраткан  бәйрәмебезне гадәти булмаган форматта – онлайн режимнда билгеләп үтәбез.


29
май, 2020 ел
җомга

Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең Саба һәм Теләче муниципаль районнары буенча районара күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге белгечләре  Теләче 3 нче номерлы балалар бакчасында профилактик эш алып баруларын дәвам итәләр.  Бүген эчке хезмәт майоры Тимерханов Л.М. янгын куркынычсызлыгы темасына дәрес –әңгәмә үткәрде. Кагыйдә буларак, мондый дәресләр күрсәтмә материаллар кулланып җиңел уен формасында уза. Белгеч белән бергә балалар ут сүндергечтән дөрес файдаланырга өйрәнделәр, ул янгыннарның иң киң таралган сәбәпләре турында җентекләп сөйләде, ачык ут белән эш иткәндә саклыкка, электр приборларын, газ плитәләрен кулланганда игътибар кирәклегенә басым ясады.

Бүген безнең  Шәдке балалар бакчасында  чыгарылыш кичәсе узды. Балалар тормышында бу беренче зур бәйрәм гомергә хәтердә калыр. Бу балаларыбызга якты юллар теләп калыйк. Тормышларындагы һәр чыгарылыш кичәсе үз вакытында булсын. Аларга киләчәктә исәнлек- саулык, акыллы, тәртипле, уңган балалар булып мәктәптә әйбәт билгеләргә генә укуларын теләп калабыз!Сау бул балалар бакчасы! Исәнме, мәктәп!

Кече Кибәхуҗа төп мәктәбенең чыгарылыш сыйныф укучылар өчен 25 май көнне соңгы кыңгырау яңгырады.Бәйрәм тантанасы онлайн форматта үтте. Традиция буенча, тантананы укучыларга һәм әти- әниләргә узенең җылы котлау һәм рәхмәт сүзләре белән филиал җитәкчесе Әхмәтҗанова Н.Н. башлап җибәрде.

Бәйрәм алды көннәрендә чыгарылыш сыйныф укучылары  һәм  укытучылар коллективы   “Соңгы кыңгырау – 2020” челленджы оештырдылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International