ЯҢАЛЫКЛАР


29
май, 2020 ел
җомга

28 май көнне китапханәчеләр үзләренә билгеләнгән урыннарга җирләрен йомшартып  чәчәкләр утырттылар.

«Сак булыгыз, балалар!» акциясе кысаларында барлык төркемнәрдә дә юл кагыйдәләренә багышланган әңгәмәләр булып узды. Шулай ук “Юл кагыйдәләре иле” диеп аталаган кичәдә балалар төрле уеннар уйнадылар, табышмаклар, башваткычлар чиштеләр, юл билгеләрен кабатладылар. Ә әти-әниләр белән консультацияләр, виртуаль киңәшләр уздырылды.

27  нче май көнне Теләче җирлекара китапханәләр директоры Р.М. Дәвлиева, район балалар китапханәсе мөдире Л.М. Закирова, район мәгариф бүлегенең башлангыч белем бирү методисты Закирова С.Г., Теләче урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар буенча директор урынбасары  В.Г. Мифтахова «Укучының мәдәни көндәлеге»  дигән республика бәйгесенең район турына йомгак ясадылар.


27
май, 2020 ел
чәршәмбе

Теләче җирлекара китапханәсе 27 май көнне билгеләп үтелүче Бөтенроссия Китапханәләр көненә багышланган «Китапханә – серле дөнья» дип исемләнгән китап  күргәзмәсе оештырды.

Теләче урта мәктәбе укучысы  Галимова Нәфисә  район күләмендә уздырылган “Балалар илебезне ясыйлар” дип исемләнгән XIV республика иҗади бәйгесендә җиңү яулады. Аны  “ Без – куркынычсыз юллар өчен” номинациясендә җиңүгә югары категорияле башлангыч сыйныф укытучысы Фархуллина Гөлнара Җәлиловна әзерләде. Котлыйбыз!

Шәдке балалар бакчасында барлык төркемнәрдә дә юл йөрү кагыйдәләре  уен рәвешендә ныгытылды.Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары  арасында “Грамотный пассажир” дип исемләнгән  КВН үткәрелде, бу өйрәнгән кагыйдәләрне балалар бер вакыттада  онытмасыннар ,юлларда  юл йөрү кагыйдәләрен үтәсәләр иде.

Соңгы кыңгырау: онлайн мәктәп белән саубуллашу

Эпидемиологик хәл начар булу сәбәпле, Олы Нырсы урта мәктәбендә 9,11-нче сыйныфлар өчен Соңгы кыңгырау онлайн узды.

1920 елның 27 маенда Мәскәүдә Бөтенроссия Үзәк башкарма комитеты һәм РСФСР Совнаркомының «Автономияле Татарстан Социалистик Совет Республикасы» Декреты имзалана. Бу тарихи вакыйга халкыбызның дәүләтчелек тарихында, гомумән татар халкы язмышында зур әһәмияткә ия. ТАССР оешу алга таба бу төбәктә гомер кичерүче барлык халыклар өчен икътисади  һәм мәдәни үсеш өчен зур этәргеч, ныклы нигез булды. Татар әдәбиятының, музыкасының, театрының, сынлы сәнгатенең чәчәк атуы милли үзаңны, туган телне, мәдәниятне саклап калырга, дөнья цивилизациясе казанышларын үзләштерергә мөмкинлек бирә. Бөек Ватан сугышы елларында ТАССРда илнең иң мөһим тыл-сәнәгать базасы, оборона предприятиеләре формалаша, авиация сәнәгате үсеш ала.    Алар илебез оборонасын ныгытуга зур өлеш кертәләр.    


26
май, 2020 ел
сишәмбе

24 майда бөтен дөнья буйлап Бөтендөнья миграцияләүче балыклар көненә багышланган чаралар уза. Бәйрәм Яңа Зеландиядән кояш чыкканда башланып, Төньяк Америкада- кояш батканда тәмамлана. Безнең балалар бакчасы тәрбиячеләре дә балаларны төрле балык төрләре белән таныштырдылар, нинди яшәү рәвеше алып барулары һәм нәрсә белән тукланулары турында сөйләделәр. Соңыннан балалар үзләре теләгән балыкларны рәсемгә төшерделәр, әвәләп карадылар.

Теләче урта мәктәбе директоры Хафизов Айнур Фирдавесович укучыларны, укытучыларны һәм әти -әниләрне уку елы  тәмамлану белән котлады. Быелгы катлаулы уку елын уңышлы тәмамлаган очен укучыларга, укытучыларга  һәм әти- әниләргә тәбрикләү сүзләрен җиткерде. Әти – әниләргә   балаларны укытуда күрсәткән ярдәмнәре өчен аеруча зур рәхмәтләрен белдерде.  Чыгарылыш сыйныф укучыларына үзләре теләгән уку йортларына керүдә уңышлар теләде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International