Әбде авыл китапханәсе «Җиңү Чәчәкләре " төбәкара патриотик акциядә катнашты һәм Сертификат белән бүләкләнде. Акциянең оештыручысы - «Максатиха үзәк китапханәсе» МКУК.
Акциянең оештыручысы «Аксубай үзәк китапханәсе» муниципаль бюджет мәдәният учреждениесе.
22 нче май көнне Теләче урта мәктәбендә дүртенче сыйныф укучылары өчен "Саубул, башлангыч мәктәп " дигән дистанцион форматта бәйрәм үткәрелде. Бәйрәмдә башлангыч сыйныф укучылары һәм аларның әти -әниләре, сыйныф җитәкчеләре катнашты. Укучыларга уңышлар телибез. Җәйге каникулларда яхшы ял итеп, исән – сау яңа уку елына мәктәпкә килүләрен көтеп калабыз !
Бүгенге көндә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык – төлек министрлыгының оператив белешмәләреннән күренгәнчә, көнлек тулаем савым 4003,9 тоннага җитә, бу узган ел белән чагыштырганда 223,9 тоннага күбрәк һәм 105,9% тәшкил итә. Бер сыердан көнгә 17,6 кг сөт савылган, бу узган ел күрсәткеченнән 1,5 кг күбрәк. Көнгә 4536,1 тонна сөт сатылган, бу 275,8 тоннага күбрәк һәм 2019 елга карата 106% тәшкил итә.
Апрельдә РФ Президенты В.Путин боерыгы нигезендә яңа коронавирус инфекциясе белән авыручылар белән үзенчәлекле эш шартлары өчен сәламәтлек саклау хезмәткәрләренә өстәмә түләүләр билгеләнде.
Бүген Татарстанда инде 6000нән артык табибка COVID-19 йоктырган гражданнарга ярдәм итүләре өчен федераль түләүләр ирештерелде.
Ислам дөньясында иң олы бәйрәмнәрнең берсе булган Ураза гаете җир йөзенә игелек һәм шәфкать кебек гомумкешелек кыйммәтләрен тарата, яңа рухи тәҗрибә тупларга, эчке дөньябызны камилләштерергә мөмкинлек бирә. Рамазан ае мөселманнар өчен сынау һәм шатлык ае булды. Әлеге изге айда һәр мөэмин-мөселман тыелганнардан тыела, ятимнәргә, игътибарга мохтаҗ ялгыз һәм авыру кешеләргә ярдәм итәргә тырыша, күңеленә һәм җанына рухи пакълану ала. Чөнки тормышыбызның әхлакый чисталыгына бары тик игелекле гамәлләр аша гына ирешеп була.
Тиздән балалар бакчаларында чыгарылыш иртәләре гөрләп үтәчәк.Тәрбиячеләрнең бу чыгарылыш иртәсен балалар өчен истә калырлык һәм кабатланмас итәсе килә. Бу бәйрәмнең уңышлы килеп чыгуы иң беренче чиратта- ул чыгарылыш иртәсенең сценариена бәйле, ә аннан соң инде бүләкләр, бизәлеш, шигырьләр һәм, әлбәттә, җыр-бию. Бүгенге көндә Теләче № 2 балалар бакчасында чыгарылыш иртәсенә актив әзерлек бара. Балалар да әлеге бәйрәмнең репетицияләренә зур кызыксыну һәм зур җаваплылык белән карыйлар.
Кече Кибәхуҗа төп мәктәбендә сыйныф җитәкчеләре укучылар белән дистанцион форматта юлда йөрү кагыйдәләрен өйрәнүне дәвам итәләр. 7 сыйныф җитәкчесе Арсланова И.М. “Мәктәпкә -куркынычсыз юлдан “ дип исемләнгән сыйныф сәгате үткәрде.
Тикшерүне Саба һәм Теләче муниципаль районнары буенча МОНД һәм ПР ТР буенча УНД һәм Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының баш идарәсе, эчке хезмәт подполковнигы Хәкимуллин Л. М. үткәрде. Ул балалар бакчасы территориясе, кабинетлар һәм төркем бүлмәләре янгын куркынычсызлыгының мәҗбүри таләпләренә туры килүен, үтәлешен тикшерде. Балалар белән әңгәмә һәм бакча хезмәткәрләре белән инструктаж үткәрде.
Айдар авыл китапханәсе 15 май - Халыкара гаилә көненә багышланган "Гаилә белән уку" дигән челтәрле акциягә кушылды һәм Диплом белән бүләкләнде. Акция гаилә белән уку мәсьәләләренә җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итүгә, балалар белән уку традицияләрен үстерүгә, шулай ук гаиләне ныгытуга һәм тәрбиядә әдәбиятның әһәмиятен күтәрүгә юнәлтелгән. Акциянең девизы - «Балаларга укыгыз, балалар белән бергә укыгыз, балалар сезгә укысын!». Акциянең оештыручысы - Кострома өлкәсе Вохом муниципаль районының балалар китапханәсе.