ЯҢАЛЫКЛАР


21
май, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Ул үзенең актуальлеге белән бүген бөтен кеше алдына килеп басты. Бүгенге көндә табигатьне саклау, балаларга экологик тәрбия бирү иң зур проблемаларның берсе булып тора. Республикада узучы “Экояз” акция кысаларында Теләченең беренче номерлы балалар бакчасында “Балалар җир шарын ясый”диеп аталган фотоакция булып узды. Әлеге акция  урап алган мөһит , тирәлек, табигатькә игътибарны арттыру,табигатьне күзәтү, аны өйрәнү, сакларга омтылу- балаларның рухи дөньясын баету, уйларга өйрәтү максатыннан  уздырылды.

Айдар авыл китапханәсе Аксубай районы үзәк китапханәсе үткәргән “Халыклар дуслыгы җырчысы” исемле Халыкара челтәрле акциягә кушылып Сертификат ия булды.

Николай Иванович Полорусов (Шелеби) - чуаш шагыйре, тәрҗемәче, СССР Язучылар берлеге әгъзасы, Чуваш  республикасының халык шагыйре.

Татарстан Республикасы Теләче районының Айдар авыл китапханәсе Бөтенроссия Китапханәләр көненә багышланган "В читатели с пеленок" акциясендә катнашты. Акциянең максаты - үсеп килүче буында китап һәм укуны популярлаштыру, гаилә белән уку традицияләрен яңарту. Акциядә катнашучылар - китапханәнең яшь укучылары Дипломнар белән бүләкләнделәр.

Акциянең оештыручысы - Симферополь шәһәренең А.И. Куприн исемендәге 10 нчы номерлы китапханәсе.

Шармыш авыл китапханәсе Бөтенроссия Китапханәләр көненә багышланган «Китапханәчеләрнең китап киштәсе» акциясендә катнаша. Акциянең оештыручысы - Соликам шәһәр округының «ҮКС» МБУКнең үзәк балалар китапханәсе.

Май ае табигатькә  матурлык ,  олылар һәм балаларның  күңеленә  бетмәс шатлык хисләре бүләк итә . Теләче урта мәктәбенең  2 в  сыйныфы укучылары  укытучылары Фархуллина Гөлнара Җәлиловна һәм әти-әниләре ярдәме белән май ае  чәчәкләрен иҗат иткәннәр.Балалар үзләренең  шатлыклары белән уртаклашалар. 
Тирә - юньдә яз, май ае хакимлек итә. Табигатьтәге матурлык  олылар һәм балаларның  күңеленә үтеп керэ, бетмәс шатлык хисләре уята. Теләче урта мәктәбенең  2 в  сыйныфы укучылары  укытучылары Фархуллина Гөлнара Җәлиловна һәм әти-әниләре ярдәме белән матур рәсемнәр иҗат иткәннәр.Балалар үзләренең  шатлыкларын сезгә дә бүләк итәләр. 

«Ярдәм янәшә» республика проектын тормышка ашыру кысаларында республика буйлап азык-төлек тартмалары таратыла.

20 май көнне  Теләче районына да зур машина белән азык-төлек кайтты. Барлыгы район үзәгенә һәм авылларына 227 пакет-күчтәнәч таратылды.

Язлар белән бергә балаларыбызның чыгарылыш кичәсе дә якынлаша.Шәдке балалар бакчасына мәктәпкә әзерлек төркеменә йөрүче балалар бәйрәмгә әзерләнә башладылар.  Инде хәзердән үк бик моңсу, чөнки бер төркемнән икенче төркемгә генә күчмибез бит, яраткан бакчабыз, хөрмәтле тәрбиячеләребез белән хушлашырга туры килә. Нишләмәк кирәк, бакча яше тәмамланды, сабыйларыбыз мәктәпкә жыена…

ТАССР оешуының  100 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны уздыру буенча чараларны тормышка ашыру кысаларында Шармыш авыл китапханәсендә «Дуслык боҗрасы» дигән иҗади бәйге үткәрелде.

2020 елның 19 маеында Теләче Агро хуҗалыгының М.Җәлил исемендәге бүлекчәсендә Теләче муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе  Нәҗип Хәҗипов җитәкчелегендә, авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Ралиф Низаметдинов һәм хуҗалык җитәкчеләре катнашында семинар киңәшмә булып үтте. Киңәшмәдә терлекчелекнең  4 айга эш нәтиҗәләренә анализ, терлекчелек фермаларында ремонт барышы, кыр эшләре барышы сораулары каралды. Киңәшмәнең практик өлеше М.Җәлил исемендәге бүлекчәсенең терлекчелек комплексында эш торышы белән танышып дәвам итте.   


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International