19 майда Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Марсель Мәхмүтов Теләче районы хуҗалыкларында АПК объектлары төзүнең барышы белән танышты.
2020 елның 20 маеннан 3 июненә кадәр "Роспотребнадзор" ның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Саба, Мамадыш, Кукмара, Теләче районнарындагы территориаль бүлеге тарафыннан җәйге каникуллар башланыр алдыннан балалар товарлары һәм балалар ялының сыйфаты һәм иминлеге, шулай ук әлеге категориядәге товарлар һәм эшчәнлек төренә карата гамәлдәге норматив гигиена таләпләре мәсьәләләре буенча гражданнарга тематик консультацияләр оештырылачак
10 майдан 17 майга кадәр Теләче балалар китапханәсе хезмәткәрләре «Минем гаиләм – минем шатлыгым» дип исемләнгән онлайн иҗади гаилә бәйгесе оештырды. Бәйгедә барлыгы 14 гаилә катнашты.
Үсемлекләр - җир йөзендәге лабораторияләрнең иң серлесе. Табигатьне, андагы яшеллекне, бөтен җан ияләрен туендыручы гаҗәеп «ашханә» ул. Үзебез сулый торган һава өчен дә без үсемлекләргә бурычлы. Алар миллион еллар дәвамында да җир шарын атмосферага төргән. Аннан башка яшәү мөмкин түгел. Элек-электән үк яшәүче һәр кеше укый-яза белмәсә дә, табигатьнең телен яхшы аңлаган, күзәтүләр нигезендә табигать серләренә төшенгән һәм аны куллана алган.
Балалар бакчасында дезинфекция балаларны зарарлы вируслардан һәм бактерияләрдән саклау өчен мөһим чара булып тора, шулай ук эпидемия куркынычы югары булган очракта, мәсәлән, быел COVID-19 коронавирусы пандемиясе вакытында. Балалар бик еш төрле авыруларга дучар булалар һәм йогышлы авырулар таралу буенча да. Даими риск төркемендә торалар, шуңа күрә профилактика балаларның артык авыруына каршы көрәштә һәм аларның тулы канлы үсеше өчен бик мөһим.
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгын билгеләп үттек. Теләче урта мәктәбе укучылары Бөек Җиңү көненә багышланган рәсемнәр `һәм эшләр иҗат иттеләр. “Җиңү тәрәзәләре” дип исемләнгән Бөтенроссия акциясендә катнаштылар. Балалар үзләре яшәгән өй һәм квартира тәрәзәләрен рәсемнәр, фотолар һәм матур котлау сүзләре белән бизәделәр. Бу матур рәсемнәрне балалар дистанцион дәресләрдә укытучылары һәм әти-әниләре белән берлектә ясаганнар .Узегезнең уңышлар турында безгә дә языгыз. Уңышлар телибез!
Урта Мишә авыл китапханәсе Аксубай районы үзәк китапханәсе үткәргән “Халыклар дуслыгы җырчысы” исемле челтәрле акциягә кушылып Сертификат алды.
Иске Җөри авылы китапханәчесе Гильмутдинова Рузалия Халыкара гаилә көненә багышланган «Гаилә – бәхет терәге» , «Самые близкие, самые родные…» дип исемләнгән челтәрле акцияләргә кушылып Диплом, Сертификатларга ия булды. Акцияләрнең максаты: гаилә һәм гаилә кыйммәтләре турында китап укуга кызыксыну уяту.
Тарихта ил һәм халык хәтереннән мәңге җуелмаслык вакыйгалар була. 2020 ел Россия президенты указы белән Хәтер һәм Дан елы дип игълан ителде. Илебез быел ТАССР оешуга 100 ел тулуны билгеләп үтә. Шушы уңайдан, Максабаш авылы мәдәният хезмәткәрләре тарихыбызны барлау максатыннан "Авылыбыз тарихы - фотоларда" дигән онлайн акция оештырды. Акция барышында Максабаш авылы халкыннан килгән истәлек - фотолар тупланды.
Иске Җөри авылы китапханәсе Бөтенроссия Китапханәләр көненә багышланган “ Время, книга, Я " исемле челтәрле акциягә кушылды һәм Сертифекат белән бүләкләнде.