Старозюринская сельская библиотека присоединилась к сетевой акции «Война и Победа глазами детей», посвященной 75-ой годовщине Победы в Великой Отечественной войне. На конкурс был отправлен рисунок Гарифуллиной Сюмбул «Неизвестный солдат”.
Хәтер һәм дан елы уңаеннан, Максабаш авылы мәдәният хезмәткәрләре Максабаш авылы буенча “Алар безнең йөрәкләрдә ” дип исемләнгән акция үткәрделәр. Әлеге акция кысаларында мәдәният хезмәткәрләре авылдагы тыл ветераннары һәм сугыш чоры баларының сугыш вакытындагы хәтирәләре чагылган видеоматериалларны интернет челтерләренә урнаштырды.
2020 елның 16 май көнендә Баландыш авылында яшәүче тыл ветераны Әхмәтшин Хәсән Әхмәт улына 90 яшь тулды. Шул уңайдан Хәсән абыйга Теләче муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Нәҗип Хаҗипов, Россия Президенты Владимир Путинның тәбрикләмәсен hәм истәлекле буләк, тапшырды.
Бу бөтенхалык бәйрәме, ул күп кенә гаиләләрдә билгеләп үтелә. Гаилә - һәр кешенең тормышында иң кадерле, иң мөһиме. Гаилә - ул якыннар һәм туганнар, без яраткан, үрнәк алган кешеләр, кайгыртучан кешеләр, кемгә игелек һәм бәхет телибез. Нәкъ менә гаиләдә без мәхәббәт, җаваплылык, кайгыртучанлык һәм хөрмәткә өйрәнәбез. Һәр гаиләдә гаилә традицияләренең роле бәхәссез. Алар барысы да гаиләне тагын да якынайта һәм дус итә. Бүген мәктәпкә әзерлек төркеменә йөрүче балалар гаилә бәйрәменә багышлап чәчәкләр ясадылар.
Халыкара гаилә көне-һәр кеше өчен иң якты бәйрәмнәрнең берсе. Гаилә- ул иң олы таянычыбыз, иң ышанычлы сыеныр урыныбыз.
Шармыш авыл китапханәсе «День библиотекаря» дип исемләнгән Артамонова Зоя Михайловнаның «Мой мир - библиотека» дип исемләнгән Төбәкара шигырь конкурсына җибәрде. Конкурс Бөтенроссия Китапханәләр көненә багышланган
Күкчә авыл китапханәсе Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгына багышланган «Память пылающих лет» Төбәкара акциясенә кушылды һәм сертификат белән бүләкләнде.
Күкчә авыл китапханәсе « Книжный мир Татарстана » төбәкара китапханә акциясенә кушылды һәм диплом белән бүләкләнде.
Күкчә авыл китапханәсе Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган «Война и Победа глазами детей» дигән челтәрле акциясенә кушылды. Бәйгегә Бәйрәмова Зәлиянең «Җиңү көне» дигән рәсеме җибәрелде.