ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү алдыннан Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Теләче муниципаль районындагы «Родник» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге»нең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү алдыннан белемнәр белән уртаклашу, туган ягыбызның тарихы белән бәйле кызыклы фактларны искә алу максатыннан викторина үткәрделәр. Балалар үткәнгә күз салдылар, әти-әниләре, әби-бабайлары эзеннән уздылар, 1 гасыр эчендә нинди вакыйгалар булганын, республиканың тарихы, мирасы ни белән тулыланганын белделәр, Белгечләр балигъ булмаганнарның белемнәрен яңа, кызыклы вакыйгалар һәм фактлар белән тулыландыруына бик шат иделәр.