Соңгы кыңгырау-сез озак еллар бу көтеп алган бәйрәм. Бу көнне сез мәктәп белән саубуллашасыз һәм мөстәкыйль карарлар белән тулган олы тормыш юлына ишек ачасыз. Башка еллардан аермалы буларак, быел без барыбыз да яраткан бәйрәмебезне гадәти булмаган форматта – онлайн режимнда билгеләп үтәбез.
Алда сезне чыгарылыш имтиханнары, уку йортын сайлау бурычы, яңа мөмкинлекләр һәм вакыйгалар көтә. Менә бүген дә сезнең янәшәгездә 11 ел буе ярдәм кулы сузган сезне тәрбияләгән укытучыларыгыз, әти- әниләрегез. Сез гомерегез буе аларның сезнең өчен куйган хезмәтләре һәм кайгыртулары өчен рәхмәтле булырсыз, һәрвакыт хөрмәтләп яшәрсез дип чын күңелдән ышанып калам.
Быел Теләче районы мәктәпләрен 67 чыгарылыш сыйныф укучысы тәмамлый. Кадерле балалар! Сез хәзерге вакытта тормышыгызның иң беренче мөһим баскычында, сезнең алда – бик күп юллар һәм һәркем алдында үз юлын сайлау бурычы тора. Күпләрегез инде үз хыялларын һәм сәләтләрен нинди һөнәри өлкәдә тормышка ашырырга дигән карарны кабул иткәндер дип уйлыйм. Сезнең өстегездәге җаваплылык көннән -көн арта барачак, бүгенге көннән алып барлык карарларны да сез үзегез хәл итәсез. Беркайчан да авылыклардан курыкмагыз, сезнең тормышыгыз бары тик сезнең кулларда!
Хөрмәтле укытучылар! Фидакарь хезмәтегез өчен Сезгә аерым рәхмәтемне җиткерәм. Соңгы ике айда, онлайн режимда эшләргә мәҗбүр булу сәбәпле, сезгә балалар белән генә түгел, укучыларның ата-аналары белән дә дәресләр алып барырга туры килде. Кыенлыкларга карамастан, сез моны бик яхшы башкардыгыз. Сезнең югары дәрәҗәдәге хезмәтегез, ярдәмчел булуыгыз, игелекле күңелегез өчен зур рәхмәт!
Кадерле укучылар, бу матур көндә сезгә көч, күтәренке кәеф, үз-үзегезгә ышаныч, иҗади илһам һәм уңышлар телим! Ак юллар сезгә!
Теләче муниципаль
районы Башкарма комитеты
Җитәкчесе Н.Н.Хаҗипов