Профилактик эш алып баруларын дәвам итәләр.

2020 елның 29 мае, җомга

Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең Саба һәм Теләче муниципаль районнары буенча районара күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге белгечләре  Теләче 3 нче номерлы балалар бакчасында профилактик эш алып баруларын дәвам итәләр.  Бүген эчке хезмәт майоры Тимерханов Л.М. янгын куркынычсызлыгы темасына дәрес –әңгәмә үткәрде. Кагыйдә буларак, мондый дәресләр күрсәтмә материаллар кулланып җиңел уен формасында уза. Белгеч белән бергә балалар ут сүндергечтән дөрес файдаланырга өйрәнделәр, ул янгыннарның иң киң таралган сәбәпләре турында җентекләп сөйләде, ачык ут белән эш иткәндә саклыкка, электр приборларын, газ плитәләрен кулланганда игътибар кирәклегенә басым ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International