29нчы май көнне безнең Теләче №2 балалар бакчасында мәктәпкә әзерлек төркеменә йөрүче балаларның чыгарылыш иртәсе узды. Балалар бәйрәмдә үзләренең бакчада өйрәнгән барлык осталыкларын күрсәттеләр: биеделәр, җырладылар, сәнгатьле итеп шигырьләр сөйләделәр. Бәйрәмгә кунак булып тылсымчы Хоттапыч килгән иде, ул балаларның төрле теләкләрен үтәде. Быелгы бәйрәм әти-әниләр килә алмаса да, алар балаларга үз теләкләрен дистанцион рәвештә җиткерделәр. Бәйрәм ахырында тәрбияче апалары һәм бакча мөдире балаларга матур теләкләр теләп, истәлекле бүләкләр тапшырдылар. Бәйрәм иртәсеннән сон барлык кунаклар һәм балалар урамга чыгып теләкләр теләп, күккә шарлар очырдылар. Бәйрәм күңелле үтте.