Тасмалы чәчәкләр Җиңү бәйрәмендә бизәк булып торсын. Без батырлыклары белән горурланучы бабаларыбызны олылыйбыз. Беркем дә, бернәрсә дә онытылмады!
Без яу кырында һәлак булучылар алдында баш иябез. Еллар уза, буыннар алмашына, әмма халкыбызның бөек батырлыгы турындагы хәтер безнең йөрәкләрдә кала. Ел саен күпләр «Үлемсез полк» хәтер акциясендә катнаша. Шармыш авыл китапханәсе бүгенге хәлләргә карамастан, «Вконтакте» социаль челтәр битендә онлайн режимда эшли. Интернет аша ветераннар һәм тыл хезмәтчәннәренең язмышлары белән таныштыра.
Акцияне оештыручы - Моховлянка авыл китапханәсе. Безнең укучыларыбыз Динә Шәйхетдинова һәм Илзирә Фәттахова бу акциядә катнашып, конкурска үз видеоларын тәкъдим иттеләр һәм катнашкан өчен сертификатларга ия булдылар.
Сезне Теләче муниципаль район Советы, район башкарма комитеты һәм шәхсән үз исемемнән Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы белән ихлас күңелдән тәбрик итәм!
2020 нчы елның 6 май көнендә Җиңу көне уңаеннан сугыш ветераннарына hәм тыл хезмәтчәннәренә Теләче муниципаль район Советы, муниципаль район башкарма комитеты тарафыннан рәхмәт сүзләре җиткерелде, котлау открыткалары һәм кучтәнәч тутырылган пакет тапшырылды.
Район ветераннары үзләренә күрсәтелгән ихтирамга, җылы теләкләргә рәхмәт сүзләрен җиткерделәр.
7 май көнне районыбызның сугыш ветераннарына республиканың транспорт hәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин тарафыннан әзерләнгән бүләкләр кайтты. Аны ияләренә министрлыкның оештыру үсеше бүлеге башлыгы Луиза Хәкимова тапшырды.
2020 елның 6 маенда Җиңү көне уңаеннан «Теләче» сәнәгать паркы резидентлары һәм «Созидание» идарәче компаниясе исеменнән Бөек Ватан сугышы ветераннарына азык-төлек җыелмаларын Мифтахов Марат Әнәс улы һәм Мирсәетов Айдар Газиз улы тапшырдылар.
Бу Россия Федерациясенең 84 субъектында тормышка ашырыла торган социаль әһәмиятле проект. Беренче чиратта акция Бөек Ватан сугышы ветераннарын Җиңү юбилее белән котлауга юнәлдерелгән. Нәкъ менә шул көнне һәр ветеран аерым игътибарга лаек. Җиңү истәлеге - зур халык батырлыгына хөрмәт һәм рәхмәт.
"Янәшәдә ярдәм" республика проектын тормышка ашыру кысаларында Теләче районында яшәүче 221 кеше азык-төлек пакетлары алачак.