ЯҢАЛЫКЛАР


12
май, 2020 ел
сишәмбе

9 нчы май көнне алдыннан  Теләче урта мәктәбе укучылары һәм укытучылары,   үзләренең сугыштан кайтмаган бабайларының фотосүрәтләре белән  Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75  еллыгына багышланган  “Бессмертный полк” онлайн акциясендә катнаштылар.  Бөек Җиңүгә багышланган рәсемнәр ясадылар, шигырьләр сөйләделәр. Мусин Азат бик матур рәсем ясаган,узенең бабасы турында инша да язган .Бөек Ватан сугышы елларын, Җиңүне алып килгән, безгә тыныч тормыш, аяз күк йөзе бүләк иткән сугышчы ватандашларыбызны мәңге онытмыйк! Бөек Җиңү көне белән котлыйбыз!

Әлеге акциянең инициаторы һәм оештыручысы булып дәүләт бюджет мәдәният учреждениясе "Самара өлкә балалар китапханәсе" тора. Акциядә Ямбулат башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 3 нче сыйныф укучысы Гыйльфанова Азалия татар совет язучысы, каһарман шагыйрь Фатих Кәримнең «Ватаным өчен» шигыре белән катнашты. 

Балалар сугыш елларында ничек авыр булганын, ләкин безнең бабаларыбыз һәм дәү әтиләр, әбиләр һәм дәү әниләрнең фашизмга каршы көчле көрәшүләрен белделәр.

Гиниатуллин Рүзәл, Мараков Ислам, Гиниатуллин Азат, Гобәйдуллина Азалия, Мараков Ильяс Шаһинур Мостафинның "Телдә - Җиңү җыры" дигән шигырен укыдылар. Аларны берләштереп видео ясалды һәм #ЧитаемДетямоВойне2020 хештегы астында Вконтакте социаль челтәрендә урнаштырылды.

Баландыш авыл китапханәсе “Балаларга сугыш турында укыйбыз” исемле халыкара акциядә катнашты.

Акция онлайн режимда узды. Балалар игътибарына Бөек Ватан сугышы хикәяләреннән өзекләр тәкъдим ителде. Балалар актив катнаштылар. Акциядә катнашкан өчен китапханә диплом белән бүләкләнде.

9 Май бәйрәме алдыннан Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Теләче муниципаль районындагы «Родник» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе хезмәткәрләре, тыл хезмәтчәннәренә һәм Бөек Ватан сугышында катнашучыларга аерым игътибар бирәләр. «Чиста тәрәзәләр», «Чиста ишегалды», «Ветераннар янәшәдә яши» дигән девиз астында социаль хезмәткәрләр йорт һәм йорт яны территориясен тәртипкә китерделәр. Елдан-ел Ветераннарга ярдәм күрсәтү иске матур традициягә әверелде. Барлык хезмәтләрдә коронавирус йогышын булдырмау буенча саклык чараларын үтәп күрсәтелде.

6 май көнне Алан авылы китапханәсе онлайн режимда Самара өлкәсенең балалар китапханәсе оештырган XI Халыкара «Балаларга сугыш турында укыйбыз» акциясендә катнашты. Акция кысаларында Гарипова Ләйлә башкаруында сугыш турында хикәяләр уку тәкъдим ителде һәм ул хикәяләр буенча фикер алышу оештырылды.

07  нче май  көнне  Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы структурасы бүлеге башлыгы Хакимова Л.Г.,  Теләче районы башкарма комитеты җитәкчесенең  социаль  мәсьәләләр  буенча урынбасары Д.С.Гыйниятуллин,    Айдар авыл җирлеге җитәкчесе Р.Р.Хаҗиев, Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан Бөек Ватан сугышы ветераны Егоров  Иван Ивановичка күчтәнәч тапшырдылар. 

06  нчы май көнне  авыл жирлеге башлыгы   Бөек Ватан сугышы һәм тыл ветераннарына Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан, кучтәнәч- пакетлар өләште. Шулай ук авыл җирлеге башлыгы аларның сәламәтлекләре белән кызыксынды, якынлашып килуче бәйрәм белән котлады. Ветераннарыбыз хөкүмәтебезнең шулай зурлаганнарына зур рәхмәтен белдереп, яшь буынга саулык-сәламәтлек теләп, алар күргән ачы хәсрәтләрне күрергә язмасын иде дигән теләкләрен белдерделәр.

6 май көнне Айдар авылы китапханәсе дә «Балаларга сугыш турында укыйбыз» исемле Халыкара акциядә катнашты.

Акциянең максаты - Бөек Ватан сугышы турында балалар әдәбиятының иң яхшы үрнәкләре мисалында балаларда һәм үсмерләрдә гражданлык һәм патриотизм тәрбияләү. Акциянең бурычлары: үсеп килүче буында Бөек Ватан сугышы вакыйгаларына катнашы булу хисен формалаштыру, тарихи хәтерне саклау һәм аны үсеп килүче буынга тапшыру.

Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан Урта Мишә авыл китапханәсе “Читаем детям о войне” исемле XI  нче халыкара акциядә катнашып Дипломга лаек булды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International