Марафонда катнашучылар сугышка багышланган шигыръ сөйләп, видеога төшереп җибәрделәр. Видеолар #Шигъри_марафон#Шигырь_ сугыш_ турында_ хәтер #БөекҖиңүгә75ел #казакларавылыкитапханәсе хештеклары астында вконтакте социаль челтәрендә урнаштырылды. Бу марафонда китап укучыларыбыз бик теләп катнаштылар.
Сезнең җаваплы һәм мөһим хезмәтегезне бәяләп бетерү мөмкин түгел. Табибларның тугъры ярдәмчеләре һәм авыруларның киң күңелле дуслары буларак, хәзерге коронавирус пандемиясе вакытында, сез кеше сәламәтлеген саклау сагында торасыз
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан Шәтке авылында мәдәният һәм мәгариф хезмәткәрләре белән берлектә 9 май көнне Шәтке һәм Олы Мирәтәк, Югары Мирәтәк авылларында Бөек Ватан сугышында һәлак булган сугышчылар истәлегенә куелган һәйкәлләргә венок һәм чәчәкләр салу тантанасы узды. Тантанада катнашучылар Бөек Ватан сугышы фронтларында һәлак булган, туган җирен фашист илбасарларыннан коткарган өчен гомерләрен биргәннәрне бер минут тынлык белән искә алдылар. Бөек Җиңүнең 75 еллыгын безнең җирлектә 11 (2) Бөек Ватан сугышы ветераны һәм тыл хезмәтчәннәре билгеләп үтәчәк, шуларның 2се – яу кырында булган куркыныч вакыйгаларда катнашучылар. Ветераннар китә... әмма беркем дә, бернәрсә дә онытылмый. Кадерле ветераннар, тыл хезмәтчәннәре, безгә тыныч яшәү, хезмәт итү, ярату, балаларга һәм оныкларга сөенү мөмкинлеге биргән Бөек Җиңүгә үз өлешләрен кертүчеләребез алдында баш иябез.
Бүгенге изоляция вакытына карамастан Максабаш авылы китапханәчесе бу традицияне онлайн форматта үзенең интернет битендә “Үлемсез полк” акциясе белән дәвам итә. Без бабаларыбызның батырлыклары белән чын күңелдән горурланабыз. Беркем дә, бернәрсә дә онытылмас!
Максабаш авыл китапханәсе Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган “Война и Победа глазами детей” исемле челтәр акциясенә кушылды. Конкурска Гарипов Данилның “День победы” дигән рәсеме җибәрелде.
Вологодск өлкәсенең Соколка район Үзәк балалар китапханәсенең № 4 филиалы оештырган “Җир объективта” дип исемләнгән фотоакциядә катнашып Максабаш авылы китапханәчесе сертификатка ия булды.
Ул дәһшәтле елларда яшәгән барлык кешеләр Бөек Җиңүгә үзләреннән зур өлеш керттеләр,бу мәңгелек истәлеккә һәм буыннар хөрмәтенә лаек. Без аларның батырлыкларын һәрвакыт истә тотачакбыз! Балалар һәм оныклар хәтерли!
Илебез Бөек Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итә.Җиңү көне безгә миллионнарның каны һәм җаны бәрабәренә яулануы белән бөек, изге һәм кадерле. Сугыш тәмамланганга 75 ел үтсә дә, хәтер яши, хәтер мәңгелек. Ватан өчен дәһшәтле көрәштә кан койган ветераннарның яралары да гомерлек. Тән яралары төзәлсә дә, җан яраларының сыкрауларын, газиз ирләрен яу кырында югалткан толларның йөрәкләре сулкылдауларын, ә сугыш елы балаларының әрнү-сагышларын оныта торган түгел…Без, сугыштан соң туган буыннар, бүген ветераннар алдында баш иеп, аларның тиңдәшсез батырлыгына, рух ныклыгына сокланабыз.Бүген, 9 май көнне, Теләче муниципаль районы мәдәният бүлегеннән бер төркем волонтерлар Бөек Ватан сугышы ветераннарын өйләренә барып Җиңү көне белән котлады.
Илдә эпидимиологик хәлнең катлаулы булуына карамастан Алан, Балыклы һәм Күкчә авылларында Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган чаралар үз вакытында узды. Балыклы авылында Бөек Ватан сугышында катнашкан авылдашлар хөрмәтенә обелиск ачылу бәйрәмгә яңа сулыш өрде. Әлеге зур тарихи бәйрәмдә социаль мәсьәләләр буенча район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гиниатуллин Д.С., Алан җирле үзидарә рәисе Ә.Г.Хаҗиев, җаваплылыгы чикләнәнгән “Алан” ширкәте җитәкчесе Фәсхетдинов Х.Н., мәктәп директоры И.Б.Гайбадуллин катнашты. Алар сугышта һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар, обелискларга венок һәм чәчәкләр салдылар.
9 нчы май бәйрәме алдыннан Теләче урта мәктәбе укучысы Сераҗиев Наиль, әнисе, рус теле укытучысы Е.Я . Нуртдинова белән бергә, Бөек Ватан сугышы чорында һәлак булган совет очучылары каберен чистартканнар һәм чәчәкләр белән дә бизәгәннәр. Саваплы эшегез өчен зур рәхмәтләребезне белдерәбез. Бөек Ватан сугышы елларын, Җиңүне алып килгән, безгә тыныч тормыш, аяз күк йөзе бүләк иткән сугышчы ватандашларыбызны мәңге онытмыйк!