Теләче үзәк китапханәсе хезмәткәрләре үзизоляция режимы вакытында онлайн форматта узган “Хәтер бакчасы”, “Үлемсез полк”, “Җиңү открыткасы”, “Георгий тасмасы” Бөтенроссия акцияләрендә катнашты. Әлеге чаралар инстаграм битендә урнаштырылды.
Теләче үзәк китапханәсе ТАСССРның 100 еллыгы уңаеннан үзенең инстаграм битендә “Тарих пәрдәсен ачсак” дигән акция кысаларында истәлекле фотоларга күзәтү урнаштырды. Әлеге акциягә теләгән һәр кеше катнашып, китапханәләр тарихына кагылышлы фотоларны җибәреп катнаша ала. “Татарстан – туган җирем”, “Журнал битләреннән” сәхифәләре дә #ТАССРга100ел хэштегы белән дәвам итә.
Дәһшәтле еллар турында нәрсәләр беләбез соң? Әлеге сорауга җавапларны без интернет битләрендә узган викторина вакытында җавап таптык. Викторинада инстаграм битенә язылучыларыбыз бик актив катнашты.
Теләче үзәк китапханәсе 25 апрельдән 9 майга кадәр онлайн форматта узган Бөтенроссия “Китапханә төне” акциясенә кушылып, Әнгам Атнабаевның “Өч почмаклы солдат хаты” әсәренә видеоролик тәкъдим итте.
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итү кысаларында Яр Чаллы шәһәре үзәк китапханәсе 2020 елның 16 апреленнән 9 маена кадәр «Сугышта хатын - кызлар язмышлары» дип исемләнгән видео - марафон оештырды. Әлеге видео - марафонда Айдар авылы китапханәсеннән Фаляхова Фәнзия Фәрит кызы Муса Җәлилнең “Кыз үлеме” шигыре белән катнашты.
Проект Бөек Ватан сугышы барышында кылынган батырлыклар өчен бу исемне алган геройларны, шулай ук тыл хезмәтчәннәрен искә алуга юнәлдерелгән. Ул үсеп килүче буынга заманча мультимедиа форматларын куллану аша патриотик тәрбия бирүгә юнәлтелгән. Бу проект кысаларында Рахматуллина Зөхрә бабасының сугыш чоры еллары турында һәм тормыш юлы турында сөйли.
Җиңү көне алдыннан тәрәзәләр Георгий тасмалары, кызыл йолдызлар, матур аппликацияләр һәм Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм тыл хезмәтчәннәренең портретлары белән бизәлгән иде. Акциянең максаты - җәмәгатьчелек игътибарын Җиңү көнен бәйрәм итүдә катнашу мөмкинлегенә җәлеп итү һәм геройларны искә алу, гаилә кыйммәтләре, буыннар бердәмлеге кебек изгелекләрне берләштерү.
Әмма мәгълүм сәбәпләр аркасында, тарихыбызда беренче тапкыр Бөек Җиӊүне үз көнендә парадлар, демонстрацияләр, митинглар белән уздыра алмадык. Соӊгы елларда бәйрәмнеӊ күрке булган «Үлемсез полк. Бессмертный полк» акциясе дә урамга чыга алмады. Әмма Җиӊү яулаган әби - бабайлар, әтиләр - әниләр, туганнар, абыйлар хәтер булып, бердәм булып, бер сафта, онлайн рәвештә парадка баса алдылар. Казаклар авылы китапханәсе вконтакте социаль челтәрендә «Үлемсез полк. Онлайн» («Бессмертный полк. Онлайн») акциясе оештырды.
Акцияне оештыручы - Удмуртия Республикасы, Кизнер җирлекара үзәк китапханәсе Иске Купка филиалы.
Акциянең максаты: китап укуга кызыксынуны үстерү һәм онытылган, бала вакытта укылган китапларга хөрмәт тәрбияләү. Минем балачакта яратып укылган китапларымның берсе - «Татар халык әкиятләре» китабы. Татар әкияте балаларны яхшылыкка, яхшылыкның һәрвакыт яманлыкны җиңүенә, авырлыктан курыкмаска, әти - әнигә хөрмәтле, кешелекле булырга өйрәтә.
9 май көнне Максабаш авылында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган тантаналы митинг булып узды. Авыл башлыгы җитәкчелегендә мәдәният хезмәткәрләре сугыш кырында ятып калган авылдашлар хөрмәтенә һәйкәл янына венок салдылар.