ЯҢАЛЫКЛАР


12
май, 2020 ел
сишәмбе

12 майда Теләче урта мәктәбендә укучыларны  читтән торып  укыту  дәвам итте. Дәресләрне читтән  торып укыту өчен барлык шартлар тудырылды.Һәр көнне  дистанцион  дәресләр расписаниесе , дистацион дәресләрнең  проектлары сайтта “ Дистанционное обучение”  бүлегенә куелып барыла. Шулай ук сайтта   укытучыларның  дәресләрдә кулланган он-лайн  ресурслары һәм аралашу өчен электрон почталары  урнаштырылган.    Сораулар белән безнең укытучыларга һәм хезмәткәрләргә  мөрәҗәгать итә аласыз, контактлары курсәтелгән. Исәнлек – саулык, уңышлар телибез.

9 май 2020 елның Айдар  авыл җирлегенә кергән    авылларда да һәйкәлләр янына   Бөек Җиңүнең 75 еллыгына  багышлап чәчәкләр һәм веноклар куелды. 

Хәтер һәм Дан елында, "Китапханә төне 2020" виртуаль акциясе кысаларында, Самара өлкәсенең Сергиевск шәһәренең Сергиевск үзәк балалар китапханәсе "Минем гаиләдә Бөек Җиңү эзе" исемле регионара челтәрле акция оештырды. Шармыш авыл китапханәсе дә акциядә катнашты. Терентьев Н.П., Дмитриева Л.А. һәм Артамонов Ф. В. ларның фотолары һәм биографияләрен урнаштырдылар. Геройларыбызны бергә искә алабыз! Алар турында һәм аларның батырлыгы турында барысын да белсеннәр!

Теләче үзәк китапханәсе хезмәткәрләре үзизоляция режимы вакытында онлайн форматта узган “Хәтер бакчасы”, “Үлемсез полк”, “Җиңү открыткасы”, “Георгий тасмасы” Бөтенроссия акцияләрендә катнашты. Әлеге чаралар инстаграм битендә урнаштырылды.

Теләче үзәк китапханәсе ТАСССРның 100 еллыгы уңаеннан үзенең инстаграм битендә “Тарих пәрдәсен ачсак” дигән акция кысаларында истәлекле фотоларга күзәтү урнаштырды. Әлеге акциягә теләгән һәр кеше катнашып, китапханәләр тарихына кагылышлы фотоларны җибәреп катнаша ала. “Татарстан – туган җирем”, “Журнал битләреннән” сәхифәләре дә #ТАССРга100ел хэштегы белән дәвам итә.

Дәһшәтле еллар турында нәрсәләр беләбез соң? Әлеге сорауга җавапларны без интернет битләрендә узган викторина вакытында җавап таптык. Викторинада инстаграм битенә язылучыларыбыз бик актив катнашты.

Теләче үзәк китапханәсе 25 апрельдән 9 майга кадәр онлайн форматта узган Бөтенроссия “Китапханә төне” акциясенә кушылып, Әнгам Атнабаевның “Өч почмаклы солдат хаты” әсәренә видеоролик тәкъдим итте.

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итү кысаларында Яр Чаллы шәһәре үзәк китапханәсе 2020 елның 16 апреленнән 9 маена кадәр «Сугышта хатын - кызлар язмышлары» дип исемләнгән видео - марафон оештырды. Әлеге видео - марафонда Айдар авылы китапханәсеннән  Фаляхова Фәнзия Фәрит кызы Муса Җәлилнең “Кыз үлеме” шигыре белән  катнашты.

Проект Бөек Ватан сугышы барышында кылынган батырлыклар өчен бу исемне алган геройларны, шулай ук тыл хезмәтчәннәрен искә алуга юнәлдерелгән. Ул үсеп килүче буынга заманча мультимедиа форматларын куллану аша патриотик тәрбия бирүгә юнәлтелгән. Бу проект кысаларында Рахматуллина Зөхрә бабасының сугыш чоры еллары турында һәм тормыш юлы турында сөйли.

Җиңү көне алдыннан тәрәзәләр Георгий тасмалары, кызыл йолдызлар, матур аппликацияләр һәм Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм тыл хезмәтчәннәренең портретлары белән бизәлгән иде. Акциянең максаты - җәмәгатьчелек игътибарын Җиңү көнен бәйрәм итүдә катнашу мөмкинлегенә җәлеп итү һәм геройларны искә алу, гаилә кыйммәтләре, буыннар бердәмлеге кебек изгелекләрне берләштерү.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International