12 майда Теләче урта мәктәбендә укучыларны читтән торып укыту дәвам итте. Дәресләрне читтән торып укыту өчен барлык шартлар тудырылды.Һәр көнне дистанцион дәресләр расписаниесе , дистацион дәресләрнең проектлары сайтта “ Дистанционное обучение” бүлегенә куелып барыла. Шулай ук сайтта укытучыларның дәресләрдә кулланган он-лайн ресурслары һәм аралашу өчен электрон почталары урнаштырылган. Сораулар белән безнең укытучыларга һәм хезмәткәрләргә мөрәҗәгать итә аласыз, контактлары курсәтелгән. Исәнлек – саулык, уңышлар телибез.