4 ел сугыш дәвамында халкыбыз тудырган зур батырлыклар һәм кичергән зур газаплар 75 ел буена да, 100 ел буена да онытылырлык түгел. Каһарманнар даны мәңгелек. Урта Мишә авыл китапханәчесе, сугыш һәм тыл ветераннары, сугыш чоры балаларына багышлап “Яу һәм хезмәт батырлыгы” исемле видео материал эшләде.
Урта Мишә авыл китапханәчесе Мухаметшина Гөлфия 1941 – 1945 нче еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган «Җиңү тәрәзәләре» Бөтенроссия акциясенә кушылды. Хөрмәтле ветераннар Ватаныбызны саклаган өчен сезгә зур рәхмәт белдерәбез! Илебезнең тынычлыгы һәм иминлеге, үз көчегез белән башкарган киләчәк өчен рәхмәт!
Әлеге акциянең әйдәп баручысы һәм оештыручысы булып «Самара өлкә балалар китапханәсе» тора. Әлеге акциядә Иске Җөри авылының “Ак каен” балалар бакчасына йөрүче балалар катнашты. Балалар онлайн режимда сугыш турында шигырьләр сөйләделәр.
ВПН -2020 үткәрүнең оештыру планын төзү буенча эшнең йомгаклау этабына якынлаштылар.Бу әзерлекнең иң күләмле һәм мөһим моменты. Район территориясе 25 хисап участогына ( һәр участокта 550 кеше) бүленгән. 4 исәпкә алу участогы булдырылган, аларның һәркайсына 6 хисап участогы керә. Халык санын алуда катнашачак хезмәткәрләр саны билгеләнде. Район буенча барлыгы 38 кеше кирәк булачак. Хәзерге вакытта исәп-хисап һәм исәпкә алу участокларының чикләре районның картографик материалына күчерелә.
2020 ел безнең ил өчен аеруча мөһим ел. Без Совет халкының Бөек Ватан сугышында Җиңүенә 75 ел тулуны билгеләп үтәбез. Еллар үтсә дә, геройларыбыз батырлыгы турындагы хәтер юкка чыкмый. Җиңү көне алдыннан оештырылган “Җиңү тәрәзәләре” акциясенә кушылып, үз йортыбызның тәрәзәләрен бизәдек. Шулай итеп, без тыныч күк йөзе бүләк иткән һәркемгә рәхмәтебезне белдерә алдык.
Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан Яр Чаллы шәһәренең үзәк китапханәсе “Сугышта хатын – кызлар язмышлары” дип исемләнгәе видео марафон оештырды. Әлеге марафонда Урта Мишә авылы китапханәсеннән Айгөл Хазиева Роберт Әхмәтҗановның “Солдатлар” шигыре белән катнашты.
Георгий тасмасы - ул дөньяны фашизмнан коткарып калучыларга - хәтер символы; фронт өчен барысын да биргән кешеләргә - рәхмәт билгесе, ветераннарга - хөрмәт һәм Бөек Җиңү өчен - горурлык символы.
8 нче май көнне Айдар авылы китапханәсе укучылары “Георгий тасмасы - Җиңү көне символы” дип исемләнгән челленджга кушылдылар. Безнең киемне бизи торган Георгий тасмасы аерым горурлык хисе тудыра. Бәйрәм көннәрендә күкрәкнең сул ягында Георгий тасмасын элмәк һәм бант рәвешендә бәйләү һәм горур рәвештә йөртү традициясе бар.
6 - 7 нче май көннәрендә Шәтке авыл китапханәсе «Балаларга сугыш турында укыйбыз» дигән онлайн Халыкара Акциягә кушылды. Китапханәчедән балалар Бөек Ватан сугышы елларында солдатлар янында сугыш кырларында өлкәннәр генә түгел, «полк уллары» булган һәм Җиңү көнен якынайтуда ярдәм иткән балалар да катнашканын белделәр.