9 нчы май көнне Айдар авылы китапханәсе укучылары Зөһрә Фәттахова, Динә Габдрахманова һәм Мәликә Хәбибрахманова Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итү кысаларында «Сугыш белән капланган юллар» дип исемләнгән шигъри марафонда катнаштылар. Марафонны Теләче үзәк китапханәсе оештырды.