Георгий тасмасы - ул дөньяны фашизмнан коткарып калучыларга - хәтер символы

2020 елның 12 мае, сишәмбе

Георгий тасмасы - ул дөньяны фашизмнан коткарып калучыларга - хәтер символы; фронт өчен барысын да биргән кешеләргә - рәхмәт билгесе, ветераннарга - хөрмәт һәм Бөек Җиңү өчен -      горурлык символы.

8 нче май көнне Айдар авылы китапханәсе укучылары “Георгий тасмасы - Җиңү көне символы” дип исемләнгән челленджга кушылдылар. Безнең киемне бизи торган Георгий тасмасы аерым горурлык хисе тудыра. Бәйрәм көннәрендә күкрәкнең сул ягында Георгий тасмасын элмәк һәм бант рәвешендә бәйләү һәм горур рәвештә йөртү традициясе бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International