ЯҢАЛЫКЛАР


15
май, 2020 ел
җомга

Гаилә кешегә мәхәббәт, хөрмәт, бердәмлек, бәйләнеш бирә. Ел саен 15 майда дөньяда Халыкара гаилә көне билгеләп үтелә. Бу бәйрәм яшь булса да, ул үзенә игътибарны җәлеп итәргә өлгергән.

   Шармыш авыл китапханәсе үз-үзеңне изоляцияләү режимында «Безнең гаилә бәйрәме» дигән темага иҗади эшләр конкурсы үткәрде. Шәфигуллина Ралина  «Ураза бәйрәме»,  Сорокина Алисә «Яңа ел» һәм Толкач Богдан «Туган көн" рәсемнәрен тәкъдим иттеләр.

«Республика матди ярдәм (компенсацион түләүләр) үзәге» ДКУ санитар-эпидемиологик хәлне һәм яңа коронавирус инфекциясе таралу үзенчәлекләрен исәпкә алып, 2020 елның 13 маеннан башлап республика матди ярдәм үзәге бүлекчәләрендә гражданнарны шәхси кабул итү алдан язылу һәм бары тик ТР Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр Порталы аша гына гамәлгә ашырыла.

Шул уңайдан мәдәният үзәкләрендә дә чаралар онлайн рәвештә интернет челтәрләре аша уздырылды. Районыбыз күләмендә инстаграм һәм вконтакте сайтларында “Өйдә утыр, Теләче” акциясе игълан ителгән иде. Максабаш авылы китапханәчесе әлеге акциягә китап укучыларын актив катнашырга өндәде. Акциягә шигырь видеоязмалары , рәсемнәр җибәрелде.

Хәтер һәм дан елы уңаеннан Максабаш авылы китапханәчесе мәдәният йорты белән берлектә. Максабаш авылы буенча “Алар безнең йөрәкләрдә” дип исемләнгән акция үткәрделәр. Әлеге акция кысаларында мәдәният хезмәткәрләре   авылдагы тыл ветераннары  һәм сугыш чоры баларының  сугыш вакытындагы хәтирәләре чагылган видеоматериалларны интернет челтерләренә урнаштырдылар.

Тарихта ил һәм халык хәтереннән мәңге җуелмаслык вакыйгалар була. 2020 ел Россия Президенты Указы белән Хәтер һәм Дан елы дип игълан ителде. Илебез быел ТАССР оешуга 100 ел тулуны билгеләп үтә. Шушы унайдан Максабаш авылы китапханәчесе тарихыбызны барлау максатыннан "Авылыбыз тарихы - фотоларда" дигән онлайн акция оештырды. Акция барышында Максабаш  авылы халкыннан  килгән истәлек - фотолар тупланды.  

Теләченең беренче номерлы балалар бакчасы балалары үсемлекләргә матур, яхшы булып үсәр өчен уңай шартлар булырга тиешлегенә: яктылык, җылы һава, су, уңдырышлы туфрак кирәк булуына төшенәләр, гөлләр, үсемлекләр белән сак эшләргә өйрәнәләр.

Акциянең оештыручысы - Красносулино районы «Җирлекара үзәк китапханә» муниципаль бюджет мәдәният учреждениесе

Акцияне оештыручы - А.П. Малашенко исемндәге шәһәрнең үзәк китапханәсе. Шармыш авыл китапханәсе укучылары өчен китап укуда ярдәмчегә, закладка ясау буенча конкурс игълан итте. Һәр теләгән кеше үз куллары белән теләсә кайсы материалдан закладка ясый алды.

Үз эшчәнлеге турында белешмәләрнең ачыклыгын һәм үтемлелеген арттыру максатларында 2020 елның 20 маенда 14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр «Роспотребнадзор» ның Татарстан Республикасы буенча идарәсе республика территориясендә идарәдә һәм 12 территориаль идарәдә эшкуарлар өчен бердәм "Ачык ишекләр" көне оештыра


12
май, 2020 ел
сишәмбе

Ул Ребекка Маккаиның “Запретное чтение” китабын тәкъдим итә. Акцияне оештыручы -  Новгород өлкәсе, Пестово шәһәренең В. Н.Ганичев исемендәге үзәк район китапханәсе.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International