Айдар авыл китапханәсе якынлашып килүче бәйрәм - Бөтенроссия Китапханәләр көненә багышланган "Вакыт, китап, мин" дигән челтәрле акциягә кушылды.

2020 елның 12 мае, сишәмбе

Акцияне оештыручы - Удмуртия Республикасы, Кизнер  җирлекара үзәк  китапханәсе Иске Купка филиалы.

Акциянең максаты: китап укуга кызыксынуны үстерү һәм онытылган, бала вакытта укылган китапларга хөрмәт тәрбияләү. Минем балачакта яратып укылган китапларымның берсе - «Татар халык әкиятләре» китабы. Татар әкияте балаларны яхшылыкка, яхшылыкның һәрвакыт яманлыкны җиңүенә, авырлыктан курыкмаска, әти - әнигә хөрмәтле, кешелекле булырга  өйрәтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International