Айдар авылы китапханәсе "Шигъри сабантуй" челтәрле акциясендә катнашып, диплом белән бүләкләнде. Акциянең оештыручысы - Яр Чаллы шәһәренең 1 нче филиалы китапханәсе.
16 апрель көнне, Айдар авылы китапханәчесе Фаляхова Алсу Гыйззәт кызы “Үлемсез китап полкы” акциясенә кушылды һәм диплом белән бүләкләнде. Акциянең оештыручысы: Ростов өлкәсе Зимовников районы үзәк китапханәсе.
Әлеге чарада Урта Мишә авылы китапханәчесе Гөлфия Мөхәммәтшина да катнашты. Укыган китапларыннан матур өзекләрне в контакте социаль челтәр битендә яктыртып барды.
Урта Мишә авылы китапханәчесе Мөхәммәтшина Гөлфия 1 нче апрельдән алып 21 нче апрельгә чаклы #Теләче #УртаМишә #ТАССРга100ел хештеглары куеп, в контакте социаль челтәр битендә #Авылымгүзәллеге исемле марафонда катнашып, авыл тарихын, аның күренекле шәхесләрен яктыртып барды.
Урта Мишә авыл китапханәсе "Шигъри сабантуй" челтәр акциясендә катнашып, Дипломга ия булды. Акциянең оештыручысы - Чаллы шәһәренең 1 нче филиаллы китапханәсе.
Олы Мишә урта мәктәбендә укучыларны читтән торып укыту дәвам итә. Укучыларыбыз дәрес программасын үзләштерү белән беррәттән төрле акцияләрдә, иҗади конкурсларда да актив катнашалар. Хәзерге вакытта Бөек Җиңүнең 75 еллыгына, ТАССРның 100-еллыгына багышланган бик күп онлайн чаралар, акцияләр уза. Без үзебезнең укучыларыбызны, мөгаллимнәрне, әти-әниләрне «Үлемсез полк» акциясендә катнашырга чакырабыз. Бөек Ватан сугышы ветераннарын, сугыш кырында ятып калган бабаларыбызны искә алу хөрмәтенә оештырылган бу акция онлайн үтә.
Тиздән 26 апрельдә бөек татар шагыйре Габдулла Тукай туган көнен билгеләп үтәчәкбез. Балалар бөек татар шагыйре Габдулла Тукай туган көнгә багышланган рәсемнәр `һәм эшләр иҗат итәләр. Бу матур рәсемнәрне 2 сыйныф укучылары ясаганнар .Узегезнең уңышлар турында безгә дә языгыз. Уңышлар телибез!
Теләче урта мәктәбе укучылары читтән торып укуларын дәвам итәләр. Укучылар дистанцион дәресләрне бик теләп укыйлар. Дистанцион укуда ата – аналар балаларына бик зур ярдәм итәләр. Балалар бөек татар шагыйре Габдулла Тукай туган көнгә багышланган рәсемнәр `һәм эшләр иҗат итәләр. Бу матур эшне 4 сыйныф укучылары Әдилә һәм Камилә Хәмидуллиналар ясаганнар .Узегезнең уңышлар турында безгә дә языгыз. Уңышлар телибез!
Шармыш авыл китапханәсе бөек татар шагыйре Г.Тукайның тууына 134 ел тулу уңаеннан «Иду я с кисточкой в волшебный мир Тукая» дип исемләнгән иҗади эшләр конкурсы үткәрде. Әлеге бәйге балаларны татар шигърияте дөньясына, милли мәдәният кыйммәтләренә җәлеп итә, балалар сәнгать иҗатын үстерә. «Шүрәле», «Су анасы», «Кәҗә һәм сарык», «Туган тел» һәм башка әсәрләр белән таныштык. Г.Тукай әсәрләре белән танышу балаларда яхшы хисләр, хайваннарга карата кызыксыну һәм мәхәббәт тәрбияләүгә ярдәм итә.
Интернетта, татар әдәбиятын популярлаштыру максатыннан, квартал саен, Бөтендөнья әдәби марафоны үткәрелә. 1-21 апрель көннәрендә узучы әлеге марафонда Теләче үзәк китапханәсе хезмәткәрләре дә актив катнашты.