ЯҢАЛЫКЛАР


23
апрель, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Бу акциягә китап укучылар бик теләп кушылдылар. Акциягә кушылучыларның гаилә белән бергә китап укып төшкән фотолары Теләче үзәк китапханәсенең инстаграмм битендә куелып бара. Акция дәвам итә.

Әлеге көн уңаеннан, Тула өлкәсенең үзәк китапханәсе «Мой дом - планета Земля» дип исемләнгән рәсем конкурсы оештырды. Бу конкурста Шармыш авыл китапханәсе дә катнашты. Махсус режим вакытында, без укучыларыбызның тормышын төрлеләндерергә тырышабыз, төрле конкурсларда катнашабыз. Whats App та төркем булдырып китап укучылар белән элемтәдә торабыз. Ай дәвамында Шармыш авыл китапханәсендә «Мы за зеленую планету» дигән темага рәсем конкурсы үткәрелде. Барлык эшләрне дә төркемгә җибәрделәр. Аларга нәтиҗә ясалды һәм иң яхшы эшләр «Мой дом - планета Земля» рәсем конкурсына җибәрелде.

Ачы авыл китапханәсе "Литературный полк", "Читаю дома", "В книжной памяти мгновения войны" дигән челтәр акцияләрендә һәм В.Закруткинның "Матерь человеческая" повесте буенча китап укучылар конференциясендә катнашты.  Акцияләрдә катнашып дипломнар һәм сертификатларга ия булды.


21
апрель, 2020 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы @minselkhozprod_rt яшь фермерларга ярдәм итүгә грантлар бирүгә конкурс нигезендә гариза бирүчеләрне сайлап алу өчен документлар кабул итү турында игълан итә. Грантның максималь суммасы 5 млн. сум тәшкил итәчәк. Күп дигәндә 2 ел дәвамында эшләп килә торган крестьян (фермер) хуҗалыгы булу мәҗбүри таләп булып тора.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында бердәм кайнар линия телефоны эшли башлады, аның номеры: 8-800-444-16-70.

Телефон Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының эш графигы нигезендә эшли: дүшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр - 8.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр һәм җомга көнне - 8.00 сәгатьтән 15.45 сәгатькә кадәр.

Акциянең оештыручысы - Свердловск өлкәсе «Гавань» шәһәр китапханәсе. Акция Теләче районы Шармыш авылында туып - үскән Артамонов Федор Васильевич һәм Терентьев Николай Петрович истәлегенә багышлана.

Ачы авыл китапханәсе Бөек Җиңүнең 75 еллыгына, "Василий Теркин" поэмасы язылуга 75 ел, А.Твардовскийның тууына 110 ел тулу уңаеннан "Верный фронтовой друг Василий Теркин" китапханәара челтәр акциясендә катнашып, дипломга ия булды.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Самара кадетлар корпусы китапханәсе барлык теләүчеләрне бөек әкиятче Ганс Христиан Андерсенга багышланган кроссвордта катнашырга чакырды. Әлеге акциядә катнашу өчен Шармыш авыл китапханәсе акцияне оештыручы төркеменә язылды һәм кроссворд чиште.

Бу акциягә китап укучылар бик теләп кушылдылар. Акциягә кушылучыларның гаилә белән бергә китап укып төшкән фотолары Вконтакте социаль челтәрендә Казаклар авылы китапханәсе битендә урын алды. Бу акциядә 30 өлкән кеше, 27 бала катнашты. Акция дәвам итә.

Алан авылы китапханәсе “В контакте” челтәрендә, үзенең укчылары арасында “Өйдә кал”, “Бергәләп китап укыйбыз”, “Язлар безгә Тукай белән килә” исемле акцияләр башлап җидәрде. Акция кысаларында, китап укучылардан алынган фото һәм видеоматериаллар китапханә сайтына урнаштырып барыла.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International