Азык-төлек иминлеген тәэмин итү, халыкны өзлексез рәвештә җитәрлек күләмдә ашамлык продуктлары белән тәэмин итү, авыл хуҗалыгы продукциясен, чималын һәм азык-төлекне өзлексез җитештерүгә ярдәм итү максатларында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы шуны хәбәр итә: авыл хуҗалыгы продукциясен һәм аның эшләнмәләреннән продуктлар, ашамлык продуктларын да кертеп, җитештерүче, авыл хуҗалыгы продукциясенең һәм азык-төлекнең товар запасларын булдыручы оешмалар, шул исәптән сезонлы кыр эшләрен башкаручы, терлекчелек өлкәсендә эшләүче оешмалар, балык тотучы, балык эшкәртүче предприятиеләр, балыкчылык хуҗалыклары, шулай ук ветеринария дару чараларын җитештерү белән шөгыльләнүче оешмалар, халыкны ашамлык продуктлары белән тәэмин итүгә бәйле эшчәнлекне һәм азык-төлек иминлеген тәэмин итүгә юнәлдерелгән башка төр эшчәнлекне гамәлгә ашыручы оешмалар Россия Федерациясе Президентының “Россия Федерациясендә эш көннәрен игълан итү турында” 2020 елның 25 мартындагы 206 номерлы Указының 2 пунктындагы «а», «в» һәм «г» пунктчаларына эләгә.
Татарстан Республикасында яңа коронавирус инфекциясен алга таба таратуны булдырмау максатларында, Сезне Теләче муниципаль районы Башкарма комитеты карары белән таныштырабыз һәм аны, Сезнең һәм безнең мәнфәгатьләрдә, берсүзсез үтәүне сорыйбыз.
Коронавирус йогышы (COVID-19) таралуны кисәтү максатларында 30.03.2020-03.04.202020 чорда территориаль салым органнарында салым түләүчеләрне кабул итү туктатылды.
Олы Нырсы авыл китапханәсе Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган «Про чтение стихов 2020» дигән челтәрле акциядә катнашты һәм диплом белән бүләкләнде. Акцияне оештыручы - Воткинск шәһәренең А.А. Фурманов исемендәге «Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы» муниципаль бюджет учреждениесе.
Баландыш авыл китапханәсе Воткинск шәһәре А. Фурманова китапханәсе #прочтенистихов2020 челтәрле акциядә катнашты һәм дипломга лаек булды. Акция ел саен 21 мартта билгеләп үтелә торган Бөтендөнья шигърият көненә багышланган иде.
Килеп туган ситуациядә төп бурыч булып коронавирус инфекциясенең (COVID-19) таралуын кисәтү һәм булдырмау тора.
Театр - сәнгатьнең иң гүзәл төре. Ул кешеләрне көлдерә дә, елата да, уйландыра да. Без бүгенге тормышыбызны театрдан башка күз алдына да китерә алмыйбыз. Чөнки театр ул - тормышның көзгесе. Әлеге датага карата Урта Мишә авыл китапханәсендә якташ артистларыбызның тормыш юллары һәм иҗатларына багышлап “Театр – серле дөнья” исемле күргәзмә булдырылды.
Татарстан Республикасы Яшьләр китапханәсе 2020 елның 3 февраленнән 3 июленә кадәр Халык язучысы, Татарстан Республикасының һәм Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе, күпкырлы талантка ия шәхес – Туфан Абдулла улының (1935-2012) тууына 85 ел тулуга багышланган “Үзебез сайлаган язмыш” дип исемләнгән Төбәкара акция уздыра.
Янгыннар hәм гадәттән тыш хәлләр вакытында үз-үзеңне дөрес тоту максатыннан 27 февральдән 23 мартка кадәр янгын куркынычсызлыгы буенча россиякүләм конкурсның район этабы үткәрелде. Конкурста 6 мәктәп, 10 балалар бакчалары катнашты. Призлы урыннарны Ленин, Алан, Олы Мәтәскә, Теләченең №.2, 1, Максабаш балалар бакчалары, Югары Кибәхуҗа, Баландыш мәктәпкәчә төркемнәре яулады, ә мәктәпләр арасында Югары Кибәхуҗа, Теләче, Баландыш, Кече Кибәхуҗа, Үзәк, Шармыш мәктәпләре ия булдылар. 1 урын алучыларның эшләре Республика этабына җибәрелде.