ЯҢАЛЫКЛАР


30
март, 2020 ел
дүшәмбе

27 март көнне Казан шәһәре Киров районының В.А. Григорьев исемендәге аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүче 81-нче номерлы рус - татар урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында Каюм Насыри исемендәге XVIII регионара яшүсмерләр фәнни-тикшеренү укулары узды.Укулар читтән торып үткәрелде. Безнең районнан бу укуларда Олы Нырсы урта мәктәбеннән 10 сыйныф укучысы Хәлилова Алия (җитәкчесе – Хәлилова Лариса Ринат кызы) һәм 10 сыйныф укучысы Хәйретдинова Алия (җитәкчесе-Зарипова Лилия Габдрәүф кызы),Олы Мәтәскә урта мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Зәйнетдинова Айсинә (җитәкчесе-Закирова Айсылу Габдулла кызы), Теләче урта мәктәбенең 10 сыйныф укучысы Габдрахманова Алисә (җитәкчесе-Гарипова Ризәлә Габдрәүф кызы), Баландыш төп мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Заһидуллина Азалия (җитәкчесе-Шакирова Әлфия Зөфәр кызы) катнаштылар.Укуның нәтиҗәләре соңрак билгеле булачак.

Шул уңайдан Айдар авылы китапханәсендә "Туасы җырларым бар әле…"  дип исемләнгән күргәзмә эшләде. Күргәзмәгә аның тормышы, иҗаты  турында  мәгълуматлар  һәм зыялыларыбызның истәлекләре тупланды.


26
март, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Саф һавада көн саен балалар белән уеннар оештырабыз . Язгы табигатьне күзәтү,яз  кояшыннан  хозурлану бигерәкрәхәт! Табигатьнең уянуын , кар эрүен күзәтү бигрәктә кызык балаларга . 

Конструкторлар белән уйнау балаларның уйлау сәләтен үстерә, вак кул чукларына да аның файдасы бик күп. Зурлар төркеме балалары да бүген бик тырышып, бөтен күңелләрен биреп трактор, машина, өй, ракета ясадылар. Гомумән, ЛЕГО консрукторлар эксперимент ясаганда да, математика,рәсем сәнагате булсынмы- барлык шөгыльләрдә дә киң кулланыла.

 

25 мартта рәссам Рәвкать Шәйхулла улы Кәримуллинның тууына 85 ел булу уңаеннан Күкчә авыл китапханәсендә “Рәссам сәнгате – кыйммәтле хәзинә” дип исемләнгән күргәзмә эшләнде. Аның тормыш юлын, иҗатын чагылдырган презентация ясалды.

Шармыш авыл китапханәсендә балалар һәм яшүсмерләр китабы атналыгы кысаларында «Эти книжки, для вас ребятишки!» исемле күргәзмә эшләнде. Бу китаплар, барлык сорауларга да җавап бирергә ярдәм итәчәк.

23 март көнне Теләченең 2нче  балалар бакчасында «Белемле бала» республика олимпиадасына йомгак ясалды. Олимпиада, мәктәпкәчә яшьтәге балаларда интеллектуаль, иҗади сәләтләрне үстерү, актив тормыш позициясен киңәйтү, логик фикерләү, заманча дөньяда ориентлашу максатыннан, "Республика олимпиада үзәге белән берлектә үткәрелде. Тантаналы шартларда өлкән тәрбияче Галимова Н.Ф. барлык җиңүчеләрне, призерларны һәм балаларны әзерләгән педагогларны котлап, “Белемле бала” республика олимпиадасы дипломнарын тапшырыды.

Субаш авыл китапханәсе Василий Теркин поэмасының 75 еллыгына һәм А.Т. Твардовскийның тууына 110 ел тулуга багышланган "Василий Теркин - ышанычлы фронт дусты" дип исемләнгән китапханәара челтәрле акциягә кушылды һәм дипломга  ия булды. Акциянең оештыручысы - Луганск Халык Республикасының Алчевск шәһәренең үзәк китапханәсе.

Ачы авыл китапханәсендә беренче көн "Эй, спешите вы сюда! Неделя книги в гости к вам пришла!” девизы астында үтте.

Китапханәдә «Книги для детей» дигән китап күргәзмәсе оештырылды, «День рождения книги» бүлегендә 2020 нче елда юбилейлары булган китаплар җыелды. Китап күргәзмәсе буенча күзәтү үткәрелде.

Китап укучылар стенд аша китапханәнең ай, квартал эш планнары белән таныша алалар. Шулай ук биредә «2020 елның юбиляр китаплары», «Җиңүнең 75 еллыгы», «ТАССРга 100 ел» темаларына  мәгълүмат алырга була.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International