ЯҢАЛЫКЛАР


26
март, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Сый - нигъмәтләр белән туендыручы кара туфрак, сулар һава, эчәр су. Судан башка тереклек юк. Су – үсемлекләр, хайваннар һәм кешеләр өчен яшәү чыганагы. Сулыклар – барлык тереклек өчен кирәкле суның саклану урыны ул. Яшәү чыганагы булган суга ихтирам тәрбияләү уңаеннан 24 март Су көне уңаеннан Урта Мишә авыл китапханәсендә “Су – яшәү чыганагы” исемле темага әңгәмә үткәрелде.

Теләче җирлекара китапханәсенең уку залында тел белеме, әдәби тәнкыйть һәм тәрҗемә өлкәләрендә дә актив эшләгән язучы Хәсән Сарьянның тууына 90 ел тулуны билгеләп “Язучы һәм тәрҗемәче” дип исемләнгән күргәзмә куелды. Әлеге күргәзмәдә язучының китаплары һәм матбугат мәкаләләре урын алды.

Агымдагы елнын 25 март конне «Агролак» ЖЧШ нен Шэтке авылындагы билэмэсендэ трактор хэм тагылма арбаларга курсэтмэ техник карау узды.

Октябрь аенда узачак Ботенроссия халык санын алу гаилэ һэм йорт хужалыкларынын санын, составын ачыкларга ярдэм итэчэк, милли-тел составы, белем дэрэжэсе, миграция, фактик гаилэ структурасы һэм башка бик куп нэрсэлэр турында мэгълуматлар бирэчэк. Ботен дэулэт статистикасын ачыклаячак, бу, уз чиратында, хакимиятнен барлык дэрэжэлэрендэ карарлар кабул итунен нэтижэлелеген арттырачак.


24
март, 2020 ел
сишәмбе

Яз, аның сынамышлары, күчмә кошлар турында белемнәрен ныгыттылар. «Яз. Күчмә кошлар» темасы буенча сүзлек байлыгын киңәйттеләр.

17-19 март көннәрендә “Созвездие-Йолдызлык" эстрада сәнгатенең XX ачык республика телевизион – яшьләр фестивален уздыру вакытында ФОРПОСТ отряды әгъзалары Теләче муниципаль районы мәдәният йортында җәмәгать тәртибен саклауны тәэмин иттеләр.

24 март көнне Теләче балалар китапханәсендә татар язучысы Фирүзә Җамалетдинованың 60 яшьлек юбилее уңаеннан «Шушы дөнья буйлап, кеше итеп, назың йөртә мине, Җир - ана» дип исемләнгән күргәзмә – викторина төзелде. Күргәзмәнең максаты: балаларда татар шагыйрьләре һәм язучыларының иҗатына кызыксыну уяту иде.

Бөек Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итү алдыннан, төбәктә яшәүчеләрнең тарихи хәтерен саклау һәм берләштерү максатыннан, Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле аппараты “Җиңү Открыткалары” проектын тормышка ашыра башлый.

Балаларның   чыгышлары эмоциональ,  тойгылы хисләр беләр аерылып торды. Шигырьләрнең Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган булуы бигрәк тә күңелгә хуш килде. Һәр катнашкан балага истәлекле бүләк тапшырылды.

23 нче март көнне Әбде авыл китапханәсендә мәктәп белән берлектә “За чистоту лесов и рек в ответственности только человек” дигән экологик дәрес үткәрелде. Дәрес кысаларында балалар белән әңгәмәләр, танып - белү дәресләре, викториналар, рәсем конкурсы үткәрелде. Балалар агачлар, хайваннар турында табышмаклар, кроссвордлар чиштеләр. Нәтиҗәдә без куелган максатка ирештек, балалар урман һәм су, аларның табигатьтәге һәм кеше тормышындагы әһәмияте турында күп яңа һәм кызыклы нәрсәләр белделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International