ЯҢАЛЫКЛАР


24
март, 2020 ел
сишәмбе

Безнең балалар бакчасында әлеге  чара даими рәвештә үткәрелә. Быелгы ел-искәрмә түгел. Малайлар һәм кызлар икенчел чималны эшкәрткәндә экологиянең яхшыруын бик яхшы белә. Балаларга тәрбиячеләр кәгазь эшләнмәләр  барлык каты көнкүреш калдыкларының өчтән бер өлешен алып торуы  турында сөйләделәр.Шулай ук кирәкмәгән кәгазь калдыкларын тапшырып бик күп агачларны коткарып калып булуын аңлаттылар. Безнең җәмгыятьнең компьютерлаштырылуына карамастан, күпчелек оешмалар кәгазьләрне эштә бик киң куллана, халык аз булса да, газета-журналлар укый. Макулатура җыюга балалар һәм аларның әти-әниләре генә түгел, педагоглар да кушылды.Әлеге  эш нәтиҗәсендә 200 килограммнан артык макулатура җыелган, бу исә 4 агачны кисүдән коткарыган булып чыга!

Шагыйрьнең туган көне уңаеннан социаль челтәрдә- “Әнгам Атнабаев - Башкортстанның халык шагыйре” группасында #АТНАБАЙчынШИГЪРИЯТ дип исемләнгән флешмоб бара. Әлеге флешмобта Субаш авыл китапханәчесе Петрова Лидия Илья кызы,  авторның “Ышанасы килми” шигырен укып дипломга лаек булды.

24 нче март көнне Олы Мишә урта мәктәбендә директор каршында киңәшмә үтте. Киңәшмә барышында мәктәп директоры видео конференция мәгълүматлары, белем бирү платформалары, технологияләре, методик рекомендацияләр белән таныштырды. Шулай ук педагоглар дистанцион укытуларга әзерлек эшләре турында да киңәшләштеләр. Сыйныф җитәкчеләре укучылар, ата-аналар белән эш алып бару, аралашу мөмкинлекләре турында фикер алыштылар.

Олы яшьтәге апа – абыйларны  информация технологияләре белән таныштыруга, компьютерда өйрәтүгә хәзер зур игътибар бирелә. Теләче урта мәктәбе базасында  олы яшьтәге кешеләрне  компьютерда эшләү, интернетта аралашу  серләренә  Регионара хезмәтне саклау ассоциациясе хезмәткәре А.О. Калеев   өйрәтә.  Олы яшьтәгеләр  интернет серләренә бик теләп өйрәнәләр.  

23нче март көнне Теләче 2нче балалар бакчасында Нәүрүз бәйрәме уздырылды. Нәүрүз бәйрәме яз башында елгалар ачылгач, көн белән төн тигезләшкән вакытта бәйрәм ителә. Бәйрәмгә бакчабызның уртанчылар төркеменә йөрүче балалар тәрбияче апалары белән берлектә бик теләп әзерләнделәр. Балалар бәйрәмдә яз турында шигырьләр һәм җырлар башкардылар, татар халкының табышмакларын искә төшерделәр. Бәйрәмгә ямь өстәп Нәүрүз һәм Кыш бабай килде, алар балалар белән төрле ярышларда катнаштылар һәм биремнәр үтәделәр.

21 март көнне Шәтке авыл  китапханәсендә, Бөтендөнья шигьрият көне уңаеннан, "Шигъри тәлгәшләр" дип исемләнгән китап күргәзмәсе куелды һәм күзәтү ясалды. Китап күргәзмәсендә китап укучылар Шәүкәт Галиев, Муса Җәлил, Әхсән Баян, Флера Гыйззәтуллина, Габбас Әхмәтҗанов, Илдус Гыйләҗев, Роберт Миннуллин, Гәрәй Рәхим, Разил Вәлиев, Рашат Низами һәм башка шагыйрьләрнең  китаплары белән таныша ала.

Шул уңайдан, әдәбиятка, шигърияткә мәхәббәт тәрбияләү максатыннан, 21 март көнне Казаклар авыл китапханәсендә "Ач, шигърият серләреңне" дип исемләнгән күргәзмә ясалды. Бу күргәзмәдә шагыйрьләрнең төрле елларда басылып чыккан шигъри әсәрләре урын алды. Китап укучылар белән күргәзмәгә күзәтү ясалды. Алар үзләренә ошаган китапларны өйләренә яздырып алдылар.

Айдар авыл китапханәсендә, 21 нче мартта билгеләп үтелүче Бөтендөнья шигърият көненә багышлап, «Сугыш турында шигырь укыйбыз» дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды.

Алан авылы китапханәсе Сургут шәһәренең А.С.Пушкин исемендәге үзәк шәһәр китапханәсе тарафыннан, Бөек ватан сугышы чоры әдәбиятына кызыксыну уяту максатыннан оештырылган «Читать.Помнить.Чтить.» дип исемләнгән виртуаль викторинада катнашып, сертификатка ия булды.

Шул уңайдан, 19 март көнне  Шәтке  авылында китапханәче мәдәният йорты директоры белән берлектә   Ватаныбыз, халкыбыз тарихына, мәдәниятенә багышланган “ТАССР тарихында – авылым чагылышы” дип исемләнгән тематик кичә үткәрделәр. Әлеге кичәдә 1952 - 1959 елларда  ТАССР Югары Советы рәисе булып эшләгән Шәтке авылында туып үскән Низамов Сәлах Низам улы турында сөйләнде. Шулай ук ТАССР чорында эшләгән авылдашлар турында  күп чыгышлар булды.  Кичә җырлар, биюләр белән үрелеп барды. ТАССР һәм авыл тарихлары турында презентация күрсәтелде. Шигырьләр, истәлекләр укылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International