ЯҢАЛЫКЛАР


20
март, 2020 ел
җомга

20 март көнне Теләче Үзәк балалар китапханәсендә кече һәм урта яшьтәге мәктәп укучылары өчен «Если вы не читали, тогда мы идем к вам» дип исемләнгән яңа китаплар күргәзмәсе төзелде. Күргәзмәдә балаларга үзләренең күңел байлыкларын арттыру өчен төрле эчтәлектәге китаплар тәкъдим ителде. Мондый күргәзмәләр өлкәннәргә дә, балаларга да яңалыклар белән генә танышырга түгел, ә вакытларын янга калдырырга да ярдәм итә.

Шагыйрьнең туган көне уңаеннан социаль челтәрдә- “Әнгам Атнабаев - Башкортстанның халык шагыйре” группасында #АТНАБАЙчынШИГЪРИЯТ дип исемләнгән флешмоб бара. Әлеге флешмобта Субаш авыл китапханәчесе Петрова Лидия Илья кызы,  авторның “Ышанасы килми” шигырен укып дипломга лаек булды.

Шул шәхесләрне укучыларга таныту китапханәченең төп бурычы. Шул максатан һәм  ТАССРның 100 еллыгына уңаеннан 19 март көнне Олы Мәтәскә авылы китапханәсендә күргәзмә - экспозиция  эшләнде. Күргәзмә “И туган җир! Синдә генә  дөньямның  көйле гаме”дип  исемләнде.  Бу күргәзмәгә якташ язучыларның   фотографияләре, аудио- язулары, китаплары һәм альбомнары куелды.

Күкчә авыл китапханәсе Теләче җирлекара китапханәсе тарафыннан оештырылган «Китап укучы китапханәче» бәйгесенә кушылды, ул Җиңүнең 75 еллыгына һәм ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышлап үткәрелә. Конкурсның бурычлары: китапханәгә яңа китап укучыларны җәлеп итү, балаларны һәм өлкәннәрне туган як турында китап укуга тарту. Мин укучыларга Ф. Галеевның "Солдат язмышлары" китабын тәкъдим итәм.

Ямбулат авылы китапханәсендә Халыкара кошлар көне якынлашу уңаеннан табигатебезнең бизәкләре булган кошлар турында "Канатлы дусларыбыз" дип исемләнгән кичә — сәяхәт үткәрелде. Китапханәче балаларга кошларның табигатьтәге әһәмияте, Татарстанның Кызыл китабына кертелгән кошлар турында сөйләде. Шулай ук балалар викторина сорауларына җавап биреп, кошлар турында китапларны укып канатлы дусларыбыз турында белемнәрен тирәнәйттеләр. "Табигатькә сәяхәт" сериясеннән чыккан китаплар буенча “Кошлар – безнең дусларыбыз" дигән темага китап күргәзмәсе оештырылды һәм рәсем бәйгесе үткәрелде.

Нәниләр белән “Без тынычлык яклы” дип исемләнгән патриотик тәрбия сәгате уздырылды. Тәрбия сәгатенең максаты булып   үсеп килүче буынга патриотик тәрбия бирү, балаларда үз авылыбызның каһарманнары белән горурлану,  Бөек Ватан сугышы вакыйгалары белән кызыксыну, аларны өйрәнү теләге  тора.

Субаш авыл китапханәсе Пермь крае Кунгура шәһәренең үзәкләштерелгән китапханәләр системасы оештырган,  Россиядә Хәтер һәм Дан елына һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган «Сугыш һәм Җиңү турында 75 китап» дигән регионара челтәрле  флэшбук  акциясендә  катнашты һәм сертификатка ия булды. Тарихыбызның данлы, героик сәхифәләрен мөмкин кадәр күбрәк кеше белсен иде. 

 

17-19  нчы  март көннәрендә Теләче  муниципаль районында  “Созвездие – Йолдызлык – 2020” дип исемләнгән телевизион яшьләр эстрада фестиваленең зона туры үтте. Бу фестивальдә Олы Мәтәскә урта мәктәбенең  6 нчы сыйныф укучысы Нигматзянов Данияр, 10 нчы сыйныф укучысы Нигматзянов Данис, Ямбулат башлангыч мәктәбенең 4 нче сыйныф  укучысы Насырова Камилә  “Вокал – соло” номинациясендә  бик матур чыгыш ясадылар.Нигматзянов Данияр 1 нче урын яулады. Котлыйбыз! Киләчәктә бу укучыларның яңа җиңүләргә ирешүләрен теләп калабыз!

17 март көнне Шармыш авылы мәдәният хезмәткәрләре ТАССРның 100 еллыгына багышланган «Республикабыз тарихы» исемле туган якны өйрәнү сәгате үткәрделәр. «Почемучки» клубына йөрүче  балалар Татарстанның тарихи тарихына мавыктыргыч сәяхәт ясадылар. Шармыш авылы китапханәчесе балаларга Татарстанның Дәүләт символикасы - флаг, герб, гимн турында сөйләде. Казанның тарихи урыннары белән таныштырды. Авыл клубы мөдире, исемнәре Шармыш авылы елъязмасына язылган, фидакарь хезмәтләре белән матди һәм рухи кыйммәтләр тудырган, үрнәк алырга тиешле кешеләр  - Капитонов Н.М., Христофоров Н.Г. турында әңгәмә үткәрде. Әлеге очрашуга «Шармыш авылының танылган кешеләре» альбомы, «Татарстанның мәдәни мирасы»күргәзмәсе әзерләнгән иде.

Терроризм- бөтен дөньяда иң куркыныч җинаятьләрнең берсе дип таныла. Әлеге уңайдан, 17 март көнне Максабаш авылы мәдәният йортында китапханә белән берлектә яшьләр өчен «Террорчылык – кешелек дошманы» исеме астында тематик сәгать  уздырылды. Терроризмның төрләре,  аннан ничек качарга һәм башка темалар яктыртылды. Шулай ук  «Без терроризмга каршы» дип аталган кургәзмә дә урын алды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International