29 нче февраль көнне Теләче урта мәктәбендә яңа уку елында киләчәк беренче сыйныф укучыларының ата - аналар җыелышы булып үтте. Мәктәп директоры А.Ф. Хафизов ата- аналарны мәктәпнең уставы һәм яңа уку елында беренче сыйныфлар өчен оештырыласы чаралар белән таныштырды. Башлангыч сыйныфларда директор урынбасары В.Г. Мифтахова беренче сыйныфларны туплау узенчәлекләре , балаларны мәктәпкә әзерләү турында сөйләде. Милли мәгариф буенча директор урынбасары Д.Г. Фатхрахманова беренче сыйныф укучыларын туган телдә укыту, туган телдә укыту сыйныфларын оештыру мәсьәләләрен яктыртып чыгыш ясады.
Безнең Теләченең беренче номерлы балалар бакчасында ел да уздырылучы «Май чабу» бәйрәме матур традициягә әверелде. «Май чабу” бәйрәме-иң күңелле, шау-шу куптарган, яраткан халык бәйрәме.Балалар атна буе бу вакыйгага әзерләнделәр һәм аны түземсезлек белән көттеләр. Шөгыльләрдә бу гореф-гадәтнең кайдан башлануын, элек бу бәйрәмне ничек бәйрәм итүләрен белделәр.Балалар бакчасында “Май чабу” бәйрәмен үткәрү-балалар белән вакытны күңелле итеп уздыру һәм рус халкының мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре турында сөйләү, үз тарихына мәхәббәт һәм хөрмәт тәрбияләү өчен менә дигән ысул. Бәйрәм әйлән –бәйлән уеннар белән, күңелле җырлар белән үрелеп барды. Балаларның яраткан персонажлары кызыклы уеннар оештырдылар. Алар кыюлыкта һәм тапкырлыкта, җитезлектә көч сынаштылар.
28 февраль көнне Югары Кибәхуҗа урта мәктәбенең 6 сыйныф укучысы Гаязова Гүзәлия Казан шәһәренең 20енче татар гимназиясендә үткәрелгән “Алиш эзләреннән” дип исемләнгән VII Бөтенрәссәй фәнни – эзләнү конференциясендә катнашты. Уңышлы чыгыш ясап, лауреат исеменә лаек булды. Укучыны конференциягә татар теле һәм әдәбияты укытучысы Афзалова Г.Җ әзерләде. Котлыйбыз!
29 февраль көнне Теләче авылында ветераннар арасында ТАССР төзелүнең 100 еллыгына һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган волейбол буенча ачык турнир булып узды. Ярыш нәтиҗәләре буенча 1 урынны - Арча районының Яңа Кенәр командасы, 2 урынны – Теләче районы командасы, 3 урынны – Саба районы, 4 урынны-Әтнә районы командасы алды.
2020 елның 29 февралендә Теләче чаңгы базасында РОСТО ДОСААФ җирле оешмасы һәм Иске Җөри урта мәктәбе коллективы белән берлектә 1-4 сыйныф укучылары, 5-8 сыйныф укучылары һәм 9-11 сыйныф укучылары арасында сугышчы-интернационалист Илшат Гыйлемхан улы Хәйруллин истәлегенә чаңгы ярышлары һәм биатлон буенча район беренчелеге үткәрелде. Ярышларда районның 11 мәктәбеннән 79 укучы катнашты.
2020 ел илебездә “Хәтер һәм Дан елы” дип игълан ителде. Бөек Җиңүгә 75 ел тулу уңаеннан Олы Нырсы авыл китапханәчесе Гиниятова Л.Г. һәм мәдәният йорты директоры Хасанова З.Т. белән берлектә, 28 февраль көнне Олы Нырсы “Кояшкай” балалар бакчасында булдылар. Бакчага йөрүче балалар белән ТАССРга 100 ел тулу уңаеннан әңгәмә үткәрелде, уеннар уйналды.
Теләче урта мәктәбенең география укытучысы Э.Р. Казакова “ Иң яхшы география укытучысы “ дигән Бөтенроссия конкурсында катнашты һәм сертификат алды. Котлыйбыз!
29 нчы февраль көнне Әбде авыл китапханәсендә күренекле рус язучысы, әдәбият белгече, публицист Федор Александрович Абрамовның тууына 100 ел тулу уңаеннан «Певец деревни и людей простых» дигән китап күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәгә язучының әсәрләре, тормышы һәм иҗаты турында әдәбиятлар тәкъдим ителде. Өлкән яшьтәге китап укучылар белән Абрамовның " Братья и сестры " повесте буенча фикер алышу булды. Федор Абрамов үз әсәрләрендә игелек һәм гаделлеккә, гражданлык активлыгына, халык инициативасының уянуына, илдә һәм дөньяда барган барлык хәлләр өчен һәр кешенең җаваплылыгы хисе уята.
28 нче февраль көнне Теләче урта мәктәбе укучылары Гәйнетдинова Айсылу, Сәлмәнов Нарим , Сафина Лилия Казан шәһәренең 20 нче татар гимназиясендә үткәрелгән "Алиш эзләреннән" дип исемләнгән VII Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясендә катнаштылар. Укучылар уңышлы чыгыш ясап, лауреат исеменә лаек булдылар. Укучыларны конференциягә татар теле һәм әдәбияты укытучылары З.Н. Әсәдуллина Р.Г. Гарипова һәм Г.Р. Сәлмәнова әзерләделәр. Котлыйбыз!
Бүген Шәдке балалар бакчасының кечкенәләр төркемендә “Безнең гаилә тату- гаилә” исемле бәйрәм иртәсе узды, бәйрәмгә балаларның әти-әниләре,әби- бабалары килгән иде.Бәйрәмдә балалар бию,җырлар белән чыгыш ясадылар ,әти-әниләре белән ярыш-уеннарда катнаштылар,алга табада шулай гаиләләр белән күңелле итеп бәйрәмнәр үткәрергә насыйп булсын.