Яшь китап укучылар Май чабу бәйрәм итү традицияләре белән таныштылар, бәйрәм атнасының һәр көненең ничек аталуын белделәр. «Май чабу» презентациясе балаларга күңелле халык бәйрәме турында күбрәк белергә ярдәм итте. Шулай ук китапханәдә Май чабу атнасына китап укучылар өчен китап күргәзмәсе оештырылды. Биредә әлеге бәйрәмне үткәрү традицияләрен чагылдырган китаплар һәм иллюстратив материал тәкъдим ителде.
2020 елгы Ботенроссия халык санын алуны уткэру кысаларында белешмэлэр жыю методлары кулланылачак, алар 2018 елда халык санын алу барышында сынап каралган булган. Уткэру форматларына тубэндэгелэр керэ:
Бүген Теләченең 3 нче номерлы балалар бакчасында янгын вакытында кешеләрне эвакуацияләү буенча күнекмә үткәрелде, анда ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең Саба һәм Теләче муниципаль районнары буенча районара күзәтчелек эшчәнлеге бүлегенең баш белгече, эчке хезмәт майоры Тимерханов Л.М. катнашты.
Бүген Теләче 3нче балалар бакчасында юл йөрү кагыйдәләренә багышланган «Светофор утлары»дип исемләнгән чара үткәрелде, анда беренче кечкенәләр төркеме баллалары (тәрбиячеләре Мингазова Г.Р,Замалиева Г.Г.) катнашты. Чара Россия Эчке эшләр министрлыгының Теләче районы буенча ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы, полиция капитаны Нәзиров Р.Х. һәм ЮХИДИ бүлекчәсенең әйдәп баручы белгече Ягафарова Г.Н. катнашында узды. Кечкенә җәяүлеләр уен формасында юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча белемнәрен кабатладылар һәм беркеттеләр.Аларга барыннан да бигрәк полиция хезмәткәре белән аралашу ошады.
2020 елның 1 март көнендә Кече Нырсы авылында яшәүче тыл ветераны Аскарова Нурлыфоат Шайдулла кызына 95 яшь тулды. Шул уңайдан Нурлыфоат апага Теләче муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Нәҗип Хаҗипов, Россия Президенты Владимир Путинның тәбрикләмәсен тапшырды, изге теләкләрен җиткереп, истәлекле буләк, чәчәк бәйләме тапшырды.
Алдагы тормышында да без аңа саулык hәм аяз, тыныч күк йозе теләп калабыз.
27 февраль көнне "Батыр" спорткомлексында район җитәкчесе Нәҗип Хаҗипов һәм төрле өлкә җитәкчеләре (мәгариф,сәламәтлек саклау,социаль яклау һәм башка) авыл җирлегендә яшәүче яшь гайләләр һәм яшьләр белән очрашты,аларның сорауларына җавап бирде.
Бөек җиңүнең 75 еллыгы алдыннан 28 февраль көнне авыл җирлегендә тыл хезмәтчәннәренә һәм Бөек Ватан сугышында катнашучыларның тол хатыннарына «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында җиңүгә 75 ел» юбилей медальләре тапшырылды. Аны Теләче муниципаль районы башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Д.С.Гыйниятуллин, Теләче авыл җирлеге башлыгы И.Р.Мараков, Теләче муниципаль районы ветераннар Советы рәисе урынбасары С.Г.Гильмиев һәм авыл җирлегенең мәдәният хезмэткэрлэре Л.И.Султанова , В.М.Тихонова үткәрделәр. Медальләр һәр ветеранга өйдә тапшырылды, медальләр тапшыру җылы шартларда үтте. Теләче авыл җирлеге башлыгы ветераннарга медальләр тапшырганда, һәрберсенең тормышы һәм сәламәтлеге белән шәхсән кызыксынды. Ул ветераннарга зур рәхмәт белдерде, аларга нык сәламәтлек теләде. Ветераннар, үз чиратында, яшь буынга сәламәтлек һәм тыныч күк йөзе теләделәр, тапшырылган медальләр һәм күрсәтелгән игътибар өчен рәхмәт белдерделәр.
2020 елның 28 февралендә Теләче муниципаль районында «Хезмәткә һәм оборонага әзер»Бөтенроссия физкультура – спорт комплексы республика кышкы фестиваленең икенче зона этабы узды. Ярышлар «Батыр» спорт комплексы базасында һәм сынау төрләре (ату, туловища күтәрү, көч гимнастикасы, озынлыкка сикерү, алга авышу, чаңгыда йөгерү) буенча чаңгы базасында үткәрелде. Фестивальдә Теләче, Питрәч, Лаеш һәм Балык Бистәсе районнары командалары катнашты. Барлыгы 40 катнашучы.
Айдар авыл җирлеге үзешчәннәре 24 февраль көнне "Җиңү безнең йөрәкләрдә" дип исемләнгән фестиваль-конкурсы кысаларында авылдашлары алдында зур концерт программасы белән чыгыш ясадылар. Бу чыгышларда яңа талантлар ачыла, һәр коллектив үзен яхшы яктан күрсәтергә омтыла. Концерт программасына яшьләр, укучылар, учреждение хезмәткәрләре, пенсионерлар чыгышлары кертелгән иде. Тамашачылар һәр чыгышны бик җылы кабул иттеләр. Әлегедәй фестиваль-конкурслар халыкны берләштерә, яшьләргә һәм өлкәннәргә аралашу мөмкинлеге бирә.
«Солдат - һәрвакыт солдат!». 23 февраль көнне Ачы мәдәният йортында Ватанны саклаучылар көне уңаеннан күңел ачу-уен программасы оештырылды. Конкурста ике команда - «Ныклы чикләвек» һәм «Көчлеләр» - дүртешәр кеше катнашты. Егетләр төрле конкурсларда бик теләп катнаштылар. Викторина, конкурслар, табышмаклар, җырлар, спорт уеннары котлау һәм елмаюлар – барысы да Ватанны Саклаучылар көненә багышланган иде.Кичә чәй эчү һәм дискотека белән тәмамланды.