ЯҢАЛЫКЛАР


5
март, 2020 ел
пәнҗешәмбе

1 март көнне  Әбде авыл җирлегендә Кышны озату һәм язны каршылауга багышланган традицион Масленица бәйрәме узды. 
Халык бәйрәме гадәттәгечә Әбде авыл җирлеге башлыгы Н.М.Домолазовның  сәламләү сүзе белән башланып китте. 
Бәйрәм Әбде авыл мәдәният йорты үзешчәннәренең концерт номерлары белән үрелеп барды.
Шул ук вакытта, килгән тамашачы коймак, пироглар, пылау һәм кайнар чәй белән сыйлана алды.
Күңелле эстафеталар бәйрәмгә аерым атмосфера тудырды. Бәйрәм кунаклары Масленица атналыгының халык традицияләрен искә төшерделәр: халык җырларын җырладылар, әйлән-бәйлән уйнадылар, көч сынаштылар. 
Бәйрәм Масленица карачкысын яндыру белән тәмамланды

Шул уңайдан,  29 февраль көнне Айдар авыл китапханәсендә “Туган туфрагыннан илһам алып” дип исемләнгән китап күргәзмәсе куелды. Күргәзмәгә язучының төрле елларда басылып чыккан китаплары урнаштырылды, китапларга күзәтүләр үткәрелде.  Китап укучылар Рашат Низамиевның тормыш юлы, иҗаты белән таныштылар.


4
март, 2020 ел
чәршәмбе

1 март көнне Айдар мәдәният йортында, дискотека алдыннан яшүсмерләр өчен "Наркомания-авыру яки җинаять" дигән темага түгәрәк өстәл артында әңгәмә үткәрелде. Яшьләргә наркотикларга бәйле кешене тышкы кыяфәттә танып, әлеге куркыныч чиргә ничек ияләшмәскә дигән мәгълүмат бирелде. Наркотик матдәләр кулланучы кеше-авыру кеше һәм бу чирне бары тик көчлеләр генә җиңеп чыга ала. Шулай ук яшьләр наркотикларны куллану һәм тарату закон тарафыннан эзәрлекләнүләрен дә белделәр.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы «Кече һәм урта эшкуарлык һәм эшкуарлык инициативасына ярдәм итү» Илкүләм проекты кысаларында «Агростартап» программасы буенча «Фермерларга ярдәм итү системасын булдыру һәм авыл кооперациясен үстерү» төбәк проектын гамәлгә ашыру кысаларында кече хуҗалыкларның авыл хуҗалыгы җитештерүе эшчәнлеген үстерү, авыл хуҗалыгы өлкәсенә кече һәм урта кече эшкуарлык субъектларын җәлеп итү, авылда эш белән тәэмин итүне арттыру буенча грант бирү өчен крестьян (фермер) хуҗалыкларын һәм шәхси ярдәмче хуҗалыкларны сайлап алу конкурсы башлану турында игълан итә.

Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты һәм Актаныш авыл җирлегеара үзәк китапханәсе Г.Афзал исемендәге  “Яшьләр каләме”  Республикакүләм проза әсәрләр һәм шигырь язучылар бәйгесен оештыра. Гамил Афзалның иҗат мирасын популярлаштыру, укучыларда татар әдәбиятына, сәнгатенә кызыксыну уяту, аларны патриотик рухта тәрбияләү  максатыннан уздырылучы әлеге бәйгедә Айдар авыл китапханәсе шигырь жанрында катнашып,  китапханәнең “Тамчы” клубына йөрүче Динә Шәйхетдинованың “Сугыш” шигырен тәкъдим итте.

Шармыш авыл клубы, китапханә белән берлектә, 24 февральдән 1 мартка кадәр  Масленица бәйрәменә багышланган чаралар үткәрелде. 1 март көнне авыл клубы янындагы мәйданда Масленица бәйрәме үтте.  Бәйрәм күңелле музыка белән башланып китте һәм күп кенә тамашачыларны җыйды.

28 февраль көнне мәдәният хезмәткәрләре авыл җирлеге башлыгы белән берлектә ветераннарга Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан медальләр, чәчәк букетлары тапшырдылар. Бүгенге көндә Максабаш авылында 11 тыл ветераны яши. Алар үзләрен котлаган өчен олы рәхмәтләрен җиткерделәр.

Без үзебезнең тарихыбызны белергә тиеш. Үткәнен белмәгән халыкның киләчәге юк диләр. Шул максатны алга куеп 29 февраль көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә  китап укучыларыбыз белән ТАССР төзелүгә 100 ел тулу уңаеннан “Тарих ТАССР турында барысын да сөйли”  темасына тарихи сәгать үткәрелде. Китапханәче, укучыларга республикабыз тарихы, яшәеше, мәдәнияты, йолалары турында сөйләде. Укучылар “ТАССР тарихын беләбезме” исемле танып белү викторинасында катнаштылар. Районыбыздан чыккан күренекле шәхесләребезгә багышланган  “Шушы яктан, шушы туфрактан без” исемле күргәзмәгә күзәтү ясалды.

27-29 февраль  көннәрендә Мамадыш районында  2004-2005, 2006-2007 елда туган егетләр арасында “Сабантуй” журналы призына көрәш буенча Татарстан Республикасы беренчелеге булып үтте. Барлыгы 44 команда, 590  көрәшче катнашты. Спорт мәктәбе көрәш тренерлары Сафин Алмаз, Каримуллин Динар һәм директор Гыйниятуллин Илдар җитәкчелегендә безнең район командасы да әлеге ярышта катнашты.

1 март  көнне Казаклар  авылы клубында  Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланып игълан ителгән “Җиңү безнең йөрәкләрдә” дип исемләнгән районкүләм сәнгать фестиваленең чираттагы концерты булып үтте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International