Теләче урта мәктәбе укучысы Фәхретдинова Регина “ Туган як елъязмасы “ дип исемләнгән район конкурсында “ Сугыш тарихы битләре” бүлегендә 1 нче урынны алды. Укучыны район конкурсына мәктәп музее җитәкчесе З.Р. Хәлилова әзерләде. Котлыйбыз!
22 нче февраль көнне Югары Кибәхуҗа мәдәният йортында узган фестиваль-концертта Югары Кибәхуҗа урта мәктәбе укучылары, укытучылары актив катнашып,үзләренең сәләтләрен күрсәттеләр. Чыгышларны жюри бәяләде. Әлеге концертка Югары Кибәхуҗа урта мәктәбе күргәзмә әзерләде
22 нче февраль көнне район үзәге предприятиеләре һәм оешмалары, авыл җирлекләре командалары катнашында кышкы спартакиада узды.Әлеге спартакиадада Баландыш төп мәктәбе укытучылары да читтә калмады. Бадминтон буенча Заббаров А.Ф. 1 урын,Заббарова Г.Н. 2 урын,кул көрәше буенча Тимербаева Ф.Р. 3 урын алдылар.Аларны котлыйбыз!
21 нче февраль көнне Баландыш төп мәктәбендә укучыларга патриотик тәрбия бирү максатында, Ватанны саклаучылар көненә багышланган,авыр солдат хезмәтендә булып,туган җирләренә зур чыныгу мәктәбе узып кайткан солдат егетләр белән “Ватанны саклау- изге бурыч” дип исемләнгән кичә уздырылды. Әлеге кичәгә , Ватан алдындагы бурычларын намус белән үтәп кайткан өч егетебез Шамсиев Ф,Гарипов Р,Исмагилов Р . лар чакырылды. Егетләребез илебезнең төрле почмакларында хезмәт иткәннәр. Очрашу кичәсе бер тында үтеп тә китте һәм күңелләребезгә шулкадәр җылылыгы белән кереп калды. Без алар белән чын күңелдән горурланабыз!
23 февраль көнне Теләче-Арена боз сараенда Екатеринбург шәһәрендә узган Россия беренчелегеннән җиңу белән кайткан спортчыларыбызны ТР Президенты Аппараты җитәкчесе урынбасары-ТР Президентының территорияләр белән эшләү идарәсе башлыгы Илнур Гарипов, район башкарма комитеты җитәкчесе Нәҗип Хаҗипов, Татарстан Республикасы Югары Суды судьясы Рамил Маликов һәм Теләче муниципаль районы кул корәше федерациясе президенты Хәким Хадиуллиннар котлады. Әлеге ярышта Максабаш авылыннан Марсель Дәүләтшин - 1нче урын, Теләчедән Резеда Шәйхетдинова - 7нче урын һәм Иске Җөридән Фирүзә Иргалиева - 6нчы урын яулап кайтты. Спортчыларның остазы-"Теләче" спорт мәктәбе тренеры Айрат Кыямов.
21 нче февраль көнне Теләче урта мәктәбендә үткән “ Ел укучысы” мәктәп конкурсында Котдусов Булат җиңүче булды. “ Ел укучысы”мәктәп конкурсында Котдусов Булат белән бергә Трофимова Альбина, Хәйруллин Әмирхан, Тимербаева Динә и Игнатик Богдан да көч сынашты. Котдусов Булат беренче урынны яулады. Котлыйбыз! Алга таба да уңышлар телибез!
22 февраль көнне Теләче авылында, ТАССР төзелүнең 100 еллыгына, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган, Теләче муниципаль районы предприятиеләре, учреждениеләре һәм авыл җирлекләре коллективлары арасында Кышкы спартакиада кысаларында, спорт ярышлары булып узды.
Анда 33 команда, 287 катнашучы катнашты. Призлы урыннарны алган катнашучылар дипломнар һәм истәлекле призлар белән бүләкләнде.
Без, мәдәният йорты хезмәткәрләре, китапханәче белән берлектә “Кояшкай” балалар бакчасында, ТАССР оешуга 100 ел тулуга багышлап “Күп гасырлар кичкән данлы илем” дип исемләнгән мәгълүмати сәгать үткәрдек. Очрашуда "Гасырлар авазына колак салып..." дигән исем астында күргәзмә оештырылды. Күргәзмәдә тәкъдим ителгән басмалар безгә туган төбәгебезнең тарихы, Ватаныбыз символлары, Татарстан Республикасының бүгенгесе турында сөйләделәр.
Язучы Хәсән Туфанның "Туган тел" шигыре белән бу конкурста Урта Мишә авыл китапханәчесе Мухаметшина Г.И. да катнашты.
21 нче февраль көнне Теләче урта мәктәбенең “ Яшь патриот» түгәрәгенә йөрүче укучылар, җитәкчеләре Е.Я. Нуртдинова белән берлектә, хәзерге вакытта армия сафларында хезмәт иткән егетләребезгә, Ватанны саклаучылар көне белән котлау хатлары яздылар. Очпочмаклы солдат хатлары укучы балаларның якты хисләрен, теләкләрен Ватанны саклаучы яшь егетләребезгә алып барып җиткерерләр. Ватанны саклаучы егетләребезгә ,яхшы хезмәт итеп, туган якларыбызга кайтырга язсын иде. Күкләребез һәрчак аяз, тыныч булсын!