23 февраль көнне Теләче-Арена боз сараенда Екатеринбург шәһәрендә узган Россия беренчелегеннән җиңу белән кайткан спортчыларыбызны ТР Президенты Аппараты җитәкчесе урынбасары-ТР Президентының территорияләр белән эшләү идарәсе башлыгы Илнур Гарипов, район башкарма комитеты җитәкчесе Нәҗип Хаҗипов, Татарстан Республикасы Югары Суды судьясы Рамил Маликов һәм Теләче муниципаль районы кул корәше федерациясе президенты Хәким Хадиуллиннар котлады. Әлеге ярышта Максабаш авылыннан Марсель Дәүләтшин - 1нче урын, Теләчедән Резеда Шәйхетдинова - 7нче урын һәм Иске Җөридән Фирүзә Иргалиева - 6нчы урын яулап кайтты. Спортчыларның остазы-"Теләче" спорт мәктәбе тренеры Айрат Кыямов.