ЯҢАЛЫКЛАР


26
февраль, 2020 ел
чәршәмбе

22 февраль көнне район мәдәният йортында "23 февраль - Ватанны саклаучылар көне" уңаеннан зур бәйрәм чарасы узды. Әлеге чарада Теләче муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Нәҗип Хаҗипов сугыш hәм тыл ветераннарына «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында җиңүгә 75 ел" юбилей медальләре» тапшырды.

Алдыгы көннәрдэ Үзәк авыл җирлеге территориясендә Теләче муниципаль районы «Родник» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре социаль эш буенча белгеч Кашапова А.Х. һәм социаль педагог Гайнетдинова Ф.Т. Үзәк мәдәният йорты базасында Ватанны саклаучылар көненә багышланган «Мин булачак сакчы» дигән чара үткәрделәр. Чараның төп максаты - Ватанга мәхәббәт һәм тугрылык, аның үткәне һәм бүгенгесе өчен горурлык, Ватан мәнфәгатьләрен якларга омтылу. Балалар өчен музыкаль, бию бәйгеләре һәм пешекчеләр конкурслары оештырылды.

Бүләк Россия Федерациясе Президенты Указы белән гамәлгә куелды. Бүген районда юбилей медален Саурыш авылыннан Муса Шәрипов, Олы Нырсы авылында гомер итүче Гарифулла Гобәйдуллин,  Күкчә авылыннан Таисия Сабирҗанова алды.  Аларга бүләкне  район башкарма комитеты җитәкчесе Нәҗип Хаҗипов, Саба һәм Теләче районнары буенча хәрби комиссар Фанис Закиров, район җитәкчеләре өйләренә барып тапшырды. Шулай ук районыбызның тыл хезмәтчәннәренә дә шушындый медаль тапшырыла  башлады.


21
февраль, 2020 ел
җомга

21 нче февраль көнне район мәдәният йортында Теләче муниципаль район Советының киңәйтелгән утыз бишенче утырышы узды. 2019 елда районның социаль –экономик үсеш нәтиҗәләре һәм 2020 нче елга бурычлар  турында район Башкарма комитеты Җитәкчесе Хаҗипов Нәҗип Нәкыйп улы чыгыш ясады. Утырыш эшендә Татарстан Республикасы Премьер - министр урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Җәббаров Марат Азатович катнашты  һәм чыгыш ясады.

21нче февраль  көнне балалар бакчасынында “Без күңелле команда!” дигән спорт  бәйрәме оештырдылар .  Бәйрәмдә өлкәннәр төркеменә йөрүче  балалары әтиләре белән  ике командага бүленеп, үзара көч сынаштылар. Нәтиҗәдә, ике  команда да  бик җитез һәм  тапкыр булып чыкты, шунлыктан дуслык җиңде.

Баландыш авыл китапханәсендә 20 нче февраль көнне Ватанны саклаучылар көненә багышланган «Солдат булырга-Ватанга хезмәт итәргә! " дип исемләнгән патриотик кичә үткәрелде. Бәйрәмгә солдатта хезмәт итеп кайткан авылыбыз егетләре һәм 9 сыйныф малайлары чакырылган иде.

Һәр халыкның туган теле -  аның мәдәнияте, тарихи көзгесе ул.  Туган тел көне уңаеннын  Теләче урта мәктәбендә  матур  класстан тыш чара  үтте.  Укучылар ана телендә матур җырлар җырладылар, шигырьләр сөйләделәр, милли биюләр биеделәр. Дуслар , ана телебезнең байлыгын , матурлыгын, аһәңле яңгырашын  бергәләп саклыйк.

  

Төп  дәүләт имтиханы чыгарылыш сыйныф укучылары өчен генә түгел, ә ата-аналар өчен дә зур сынау.

17 нче февраль көнне Баландыш төп мәктәбендә “ТДИ—2020” темасына  чыгарылыш сыйныф укучыларының ата-аналар җыелышы үтте.  

Җыелышта укыту эшләре буенча директор урынбасары Заббарова Г.Н , математика укытучысы Тимербаева Ф.Р,  рус теле укытучысы Хасаншина Р.Ф.,география укытучысы Гилазова Э.Р,татар теле укытучысы Мингазова Л.М.лар  чыгыш ясады.Тулы эчтәлекле әңгәмәдә  ата -аналар укучыларның ТДИ нәтиҗәләре турында бик күп файдалы мәгълүмат алдылар.

21 нче февраль Халыкара туган тел көне дип игълан ителде.  Шул уңайдан, укучыларыбызда туган телебезгә карата мәхәббәт, горурлык хисләре тәрбияләүне, телебезнең сафлыгы, матурлыгы, аһәңлеге өчен армый-талмый көрәшүне максат итеп, мәктәп китапханәсендә “Туган телем – иркә гөлем” дигән  әдәби иртә  уздырылды. Китапханәче Мөбәрәкшина Ф.Г. китап күргәзмәсенә күзәтү ясады, укучыларны яңа кайткан китаплар белән таныштырды.  Татар теленең дөнья телләре арасында тоткан урыны, татар халык авыз иҗаты турында сөйләде. Кичәдә “Әйтеп бетер” дигән исем астында мәкальләр әйтелде, туган тел турында шигырьләр укылды.Кичә “Туган  тел” җыры белән тәмамланды.

ТАССР оешуга 100 ел тулу уңаеннан Үзәк авыл китапханәчесе Хазипова Ф.А.  Үзәк балалар бакчасында авыл тарихы буенча уен-сәяхәт үткәрде. Китапханәче республикабызның тарихы, гореф-гадәтләре, мәдәнияте, хәзерге вакытта Татарстанның ничек үсеш алуы, Теләче районы һәм Үзәк бистәсе тарихы турында сөйләде. Балалар актив катнаштылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International