21нче февраль көнне балалар бакчасынында “Без күңелле команда!” дигән спорт бәйрәме оештырдылар . Бәйрәмдә өлкәннәр төркеменә йөрүче балалары әтиләре белән ике командага бүленеп, үзара көч сынаштылар. Нәтиҗәдә, ике команда да бик җитез һәм тапкыр булып чыкты, шунлыктан дуслык җиңде. Ярыш ахырында балалар әтиләренә үз куллары белән ясаган бүләкләрен тапшырдылар. Бәйрәм күтәренке рухта узды, җанатарларның чын күңелдән көч биреп кычкырган авазлары, яңгыраган күңелле музыка аны тагын да матурлады. Бу спорт бәйрәме турындагы хатирәләр әти-әниләр һәм балалар күңелендә озакка сакланыр.