Бу көн 2000 нче елда ЮНЕСКО карары нигезендә билгеләп үтелә башлады. Шул уңайдан, Урта Мишә авыл китапханәсендә, "Туган телне кадерләгән халык, кадерле булыр" –исемле әдәби сәгать үткәрелде. Чарада татар халкының телдән – телгә, буыннан – буынга күчеп безнең көнгә кадәр килеп җиткән иҗат әсәрләре – риваятьләр һәм легендалар, мәкаль һәм әйтемнәр, табышмаклар, халык җырлары турында сөйләштеләр, бәет һәм мөнәҗәтләр тыңладылар. “Туган телнең асыл байлыклары” исемле китап күргәзмәсе оештырылган иде. Туган телебезне сөеп, кадерләп яшик!
Шулай итеп, Советлар Союзы 15 меңнән артык гражданын югалткан 10 еллык сугыш тәмамлана.
Балалар туган ягыбыз язучылары турында аз белә, гәрчә алар безнең арада яшәсә дә. Язучылар - бер карасаң гади кешеләр кебек.... Әмма, алар даими мәшәкатьләр ыгы-зыгысында да күпләр өчен сизелмәслек һәм гадәтигә әйләнгән әйберләргә, туган җиребезнең матурлыгына сокланып туя алмый. Алар безне кече Ватаныбыз белән горурланырга өйрәтә. Әлеге чарада балалар якташ язучыларыбызның тормыш юлы һәм иҗаты белән танышты. Шулай ук татар халык фольклорыннан төзелгән китап күргәзмәсе дә оештырылган иде.
Без, мәдәният йорты хезмәткәрләре, китапханәче белән берлектә “Кояшкай” балалар бакчасында, ТАССР оешуга 100 ел тулуга багышлап “Күп гасырлар кичкән данлы илем” дип исемләнгән мәгълүмати сәгать үткәрдек. Очрашуда "Гасырлар авазына колак салып..." дигән исем астында күргәзмә оештырылды. Күргәзмәдә тәкъдим ителгән басмалар безгә туган төбәгебезнең тарихы, Ватаныбыз символлары, Татарстан Республикасының бүгенгесе турында сөйләделәр.
19 нчы февраль көнне Баландыш төп мәктәбенең мәктәпкәчә яшьтәге балалар төркемендә, ТАССР оешуының 100 еллыгы һәм Бөек жинүнең 75 елы уңаеннан Ватанны Саклаучылар көненә багышланган , « Әтием – горурлыгым» исеме астындагы чара үткәрелде.Чараның максаты - балаларда туган илгә һәм Россия армиясенә хөрмәт,туган жиргә карата горурлык хисе тәрбияләү. Балалар бик шатланып әтиләренә һәм бабайларына өйрәнгән жырларын,биюләрен бүләк иттеләр,төрле спорт уеннарында көч сынаштылар.Әтиләр һәм бабайларда уеннарда бик теләп катнаштылар.
Тиздән Ватанны саклаучылар көне җитә. Баландыш төп мәктәбенең мәктәпкәчә яшьтәге балалар төркемендә да бу бәйрәм уңаеннан әзерлекләр башланды. Балалар шигырьләр, җырлар, биюләр өйрәнәләр, шулай ук әтиләргә һәм бабайларга үз куллары белән бүләк ясыйлар. Алар бик теләп бизәкләрне, рәсемнәрне кисеп ябыштыралар.
Бөек Җиңүгә 75 ел тулу уңаеннан без, Баландыш авылы китапханәчесе һәм мәдәният хезмәткәрләре берлектә, 20 февраль көнне “Кояшкай” балалар бакчасында “кунакта” булдык. Кечкенә нәниләребез белән “Без тынычлык яратабыз” дип исемләнгән патриотик тәрбия сәгате уздырылды. Максаты-гражданин һәм үз илеңнең патриотын тәрбияләү, әхлакый кыйммәтләрне формалаштыру.
15 нче февраль көнне Субаш авыл клубында китапханә белән берлектә «Гашыйклар көне» уңаеннан «Мәхәббәт тартмасы» дип исемләнгән чара узды. Әлеге чарада авыл яшьләре катнашты. Кичә төрле кызыклы уеннар, җыр һәм бию белән әверелеп барды. Яшьләр ясалган тартмага Валентинкалар салып бер –берсен бәйрәм белән котлады.
Бүген Шәтке мәданият клубында 75 елга багышланган «Батырлык безнең йөрәкләрдә» - дип исемләнгән фестиваль концерт узды. Бу фестивалдә безнең Шәдке балалар бакчасы балалары да катнашты. Концерт праграммасы бик күңелле булды. Безнең балаларга фестивальдә катнашу бик охшады.
2020 ел илебездә “Хәтер һәм Дан елы” дип игълан ителде. Бөек Җиңүгә 75 ел тулу уңаеннан, Баландыш авылы китапханәчесе һәм мәдәният хезмәткәрләре , 20 февраль көнне Баландыш төп мәктәбенең мәктәпкәчә яшьтәге балалар төркемендә кунакта булдылар. Кечкенә нәниләребез белән “Без тынычлык яратабыз” дип исемләнгән патриотик тәрбия сагате уздырылды. Максаты-гражданин һәм үз иленең патриотын тәрбияләү,әхлакый кыйммәтләрне формалаштыру.