1989 елның, 15нче февралендә, соңгы совет гаскәрләре Әфганстан дәүләтеннән китә.

2020 елның 21 феврале, җомга

Шулай итеп, Советлар Союзы 15 меңнән артык гражданын югалткан 10 еллык сугыш тәмамлана. 

15 февраль-Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгару көне - ул әфганчылар бәйрәме дә, һәлак булган барлык интернационалистлар турында хәтер һәм кайгы көне дә.

10 ел эчендә Әфганстан аша 620 меңгә якын совет хәрбиләре һәм граждан персоналы узды.

 Ачы авыл китапханәсендә шушы көн уңаеннан «Әфган сугышы битләрен ачып" дигән китап күргәзмәсе оештырылды, китапларга күзәтү һәм тәкъдим итү әңгәмәсе үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International