Халык санын алу - икътисади һәм социаль прогнозлау коралы, ул , мәсәлән , милли проектларга һәм төбәкләр бюджетына йогынты ясый. Ул ил халкының төгәл санын, аның составын һәм яшәү шартларын белергә мөмкинлек бирә. Бу мәгълүматны башка ысул белән алу мөмкин түгел.
Апробациядә әлеге имтиханны тапшырачак чыгарылыш сыйныф укучылары катнашты. Имтихан БДИ үткәрүнең барлык таләпләрен һәм технологияләрен үтәп уздырылды.
20 февраль көнне 11.00 сәгатьтә Теләче урта мәктәбендә «Ата-аналар тарафыннан бердәм БДИ тапшыру көне» акциясе булып узды. Традицион февраль акциясе кысаларында өлкәннәр тарих буенча сынау имтиханы тапшырдылар.
2020 нче елның 20 нче февралендә Сауш төп мәктәбе базасында «Заманча технологияләргә нигезләнеп укучыларның сөйләм эшчәнлеген үстерү» темасына татар теле һәм әдәбияты укытучыларының район семинары оештырылды. Семинарда 7 сыйныфта “Аналар һәм балалар арасындагы мөнәсәбәт "Әнием - бәгърем" темасына ачык дәрес һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган сыйныфтан тыш чара үткәрелде. Чараларны мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Рәхмәтуллина Наилә Васыйл кызы үткәрде.
Олы Нырсы урта мәктәбенең 8 сыйныф укучысы Шәйхетдинова Динә физик культура буенча республика олимпиадасының йомгаклау этабында призер булды. Аның укытучысы-Гаязов Марат Галимҗан улы.
Безнең районнан Олы Мишә урта мәктәбенең химия укытучысы Шәяхмәтова Ләйлә Гыйльмулла кызы, химия укытучыларының район методик берләшмәсе җитәкчесе һәм Теләче урта мәктәбенең химия укытучысы Тимербаева Миләүшә Рузбик кызы катнашты.
19 февраль көнне Теләче урта мәктәбе базасында 2,3 сыйныф укучылары өчен рус теле һәм математика фәннәреннән район олимпиадалары үткәрелде. Анда барысы 83 укучы катнашты.
19 февраль көнне безнең районның математика укытучылары «Бердәм Дәүләт имтиханына әзерлек үзенчәлекләре " проблемасы буенча республика семинарында катнаштылар.Семинар Татарстан Республикасының Мәгарифне үстерү институты тарафыннан оештырылды.
2020 нче елның 18 нче февралендә Иске Җөри урта мәктәбендә физика укытучыларының "Укытучының укучыларның иҗади үзенчәлекләрен үстерү буенча эш системасы" дигән темага семинары булып узды.
17-18 февраль көнне Шәтке урта мәктәбе базасында 9 һәм 11 сыйныф укучылары өчен математика һәм рус теле буенча тест үткәрелде. Тестларны 9 сыйныфтан 15 укучы (Шәтке һәм Сауш мәктәпләре укучылары) һәм 11 сыйныфтан 7 укучы башкарды.