ЯҢАЛЫКЛАР


21
февраль, 2020 ел
җомга

18 нче февраль көнне Биектау районының “Сандугач”  балалар бакчасында Республиканың “Ел тәрбиячесе-2020” бәйгесенең зона туры булып үтте. Зона турында Биектау, Теләче, Питрәч, Әтнә районнары педагоглары көч сынашты. Комиссия членнарына педагоглар тарафыннан “Иҗади эшчәнлек” (презентация), ачык дәрес тәкъдим ителде.

17-18 февральдә, Казан шәһәренең Татарстан Республикасы Язучылар берлеге бинасында "Җәлил укулары" Халыкара әдәби конкурсының финалы узды.

    Кәримова Асилә (җитәкчесе Кәримова Румия Әнәс кызы-Алан балалар бакчасының музыка җитәкчесе),  Алан балалар бакчасында тәрбияләнүче,  3 дәрәҗә диплом һәм бүләкләр белән бүләкләнде, ә Кәримов Сәид (җитәкчесе Сафиуллина Әминә Тимергали кызы-Балыклы башлангыч сыйныф укытучысы), Балыклы башлангыч мәктәбе укучысы, 1 дәрәҗә диплом белән бүләкләнде. Асилә белән Сәидкә алга таба да уңышлар телибез.

3-12 февраль көннәрендә балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр һәм ата-аналар арасында «Засветись» яктылыкны кайтаручы иң яхшы элементка район конкурсы булып узды.   17 февральдә конкурска йомгак ясалды. Комиссия районның 14 балалар бакчасыннан, Баландыш, Югары Кибәхуҗа мәктәпләренең мәктәпкәчә төркемнәреннән 109 эшне карады. Җиңүчеләр булып Теләченең 1 нче, 2 нче, 3 нче, Үзәк, Ленинский, Алан, Иске Җөри балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр танылды.


20
февраль, 2020 ел
пәнҗешәмбе

20 нче февраль  көннеТеләчеурта мәктәбендәчыгарылышсыйныф укуылары ата –аналары  тарих фәненнән  имтихан биреп  карадылар.11 нче   сыйныф укуылары ата –аналары тарих фәненнән укучылар өчен булган  имтихан  биремнәрен эшләделәр, шул ук дулкынландыргыч минутларны узеләре дә үттеләр. Ата-аналар белән бергә  сынап карау  имтиханында Теләче муниципаль районы мәгариф бүлеге башлыгы Карпова  Наталья Владимировна һәм  Прокурор ярдәмчесе Ибраһимов Ринас Ринатович  катнашты Сынап карау имтиханы уңышлы үтте.  Уңышлар телибез!

Халыкара туган тел көне уңаеннан, 19 февраль көнне Шармыш төп гомуми белем бирү мәктәбенең өлкән сыйныф укучылары өчен "Родной язык, как ты прекрасен " дип исемләнгән уен программасы үткәрелде.  Балалар бәйрәмнең килеп чыгу тарихын белделәр, дөньяның төрле телләренең бөеклеге һәм күптөрлелеге турында сөйләштеләр.

Китапханәдә әлеге көн уңаеннан, бәйрәм белән таныштыручы күргәзмә оештырылды.

Дөнья әдәбиятында үз исемнәрен үлчәүче шагыйрьләр күп. Әмма фашист лагерьларындаязылганшигырьләрһәмҗырларбеләнисеменмәңгеләштергән герой Муса Җәлил, кебекбармак беләнсанарлыккына. Чара барышында без балаларга татар халкыгероеныңякты, кызыклы, ләкиншулуквакыттаавырһәмфаҗигалеязмышытурындасөйләдек, «Жизнь моя песней звучала в народе, Смерть моей песней борьбы прозвучит" диписемләнгән презентация карадык. Чара ахырындабалаларшагыйрьнеңшигырьләренукыдылар.

20 февраль көнне Балалар иҗат үзәгенең “Сюрприз” бию коллективы Районара күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эш бүлегенең баш белгече Тимерханов Л.М.белән очрашу булып узды. Әңгәмә  “Нәрсә ул янгын һәм аның нәтиҗәләре” темасына булды.. Ахырдан өйрәнү эвакуациясе оештырылды.

Бүген безнең Теләченең беренче номерлы балалар бакчасының зурлар һәм мәктәпкәчә әзерлек төркемендә Бөек Җиңүнең 75 еллыгы һәм ТАССР оешуга 100 ел уңаеннанВатанны Саклаучылар көненә багышланган чара үткәрелде. Чарабызның максаты- балаларда туган илгә һәм Россия Армиясенә хөрмәт,туган җиргә карата горурлык хисе тәрбияләү. Балалар бик шатланып әтиләренә һәм бабайларына өйрәнгән җырларын,биюләрен бүләк иттеләр, төрле спорт уеннарында көчләрен сынаштылар. Әтиләр һәм бабайлар да уеннарда бик теләп катнаштылар.

19февраль  көнне Лаеш  урта мәктәбенең  актлар залында "Иң шәп әйдаман” ("Замечательный вожатый -2019”) республикакүләм финал  этабы үткәрелде.  Әлеге бәйгедә районыбызның данын яклап Олы Мәтәскә урта мәктәбеннән Валиуллина Ильзирә катнашты. иң актив  илле  әйдәман  арасында көчле,  әзерлекле  конкурсантлар күп иде.  Җюри членнарына  нәтиҗә ясау җиңелләрдән булмады. Барлык очколарны исәпләгәннән соң Валиуллина Ильзира “иң эрудицияле” номинациясендә җиңүче дип табылды. Ихлас котлыйбыз, Ильзирәне.

Ярышта балалар белән бергә әтиләр, бабайлар, абыйлар катнашты. Балалар Россия сакчылары турында җырлар җырладылар һәм шигырьләр сөйләделәр, биеделәр. Бәйрәм ахырында балалар ата-аналарга бүләкләр тапшырдылар. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International