Ватанны Саклаучылар көненә багышланган чара үткәрелде.

2020 елның 20 феврале, пәнҗешәмбе

Бүген безнең Теләченең беренче номерлы балалар бакчасының зурлар һәм мәктәпкәчә әзерлек төркемендә Бөек Җиңүнең 75 еллыгы һәм ТАССР оешуга 100 ел уңаеннанВатанны Саклаучылар көненә багышланган чара үткәрелде. Чарабызның максаты- балаларда туган илгә һәм Россия Армиясенә хөрмәт,туган җиргә карата горурлык хисе тәрбияләү. Балалар бик шатланып әтиләренә һәм бабайларына өйрәнгән җырларын,биюләрен бүләк иттеләр, төрле спорт уеннарында көчләрен сынаштылар. Әтиләр һәм бабайлар да уеннарда бик теләп катнаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International