18 нче февраль көнне Биектау районының “Сандугач” балалар бакчасында Республиканың “Ел тәрбиячесе-2020” бәйгесенең зона туры булып үтте. Зона турында Биектау, Теләче, Питрәч, Әтнә районнары педагоглары көч сынашты. Комиссия членнарына педагоглар тарафыннан “Иҗади эшчәнлек” (презентация), ачык дәрес тәкъдим ителде. Безнең районны яклап 2 педагог:
1. Теләче №3 балалар бакчасы укытучы-логопеды Шәймәрдәнова Миләүшә Наил кызы;
2. Теләче №2 балалар бакчасы тәрбиячесе Зиннәтова Илсия Наил кызы чыгыш ясады.
Конкусантларга СабироваГөлнара Ринат кызы, Татарстан Республикасы мәгариф Һәм фән министрлыгының өлкән белгече; Латыпова Рәсилә Ильдусовна , мәгарифне үстерү институтының мәктәпкәчә һәм башлангыч гомуми белем бирү кафедрасы доценты; Садыкова Светлана Николаевна, Казан педагогия көллияте белгече бәя бирде.