19нчы февраль көннеТеләче 2нче балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр чын янгын сүндерүче белән очраштылар. Саба һәм Теләче муниципаль районнары буенча күзәтчелек һәм профилактик эшләр буенча районара бүлекчәнең өлкән инспекторы Тимерханов Л.М.балалар белән,янгын куркынычсызлык нигезләре буенча әзерләнгән,кызыклы сораулар ярдәмендә әңгәмә үткәрде.
Букөн ел саен Олы Мәтәскә мәдәният йортындабилгеләпүтелә. Шулуңайдан19 февраль көнне “ Үзанателем-минем өченматур, иңматур тел ” диписемләнгәнмәдәни чара үтте. Бучарадатөрлесыйныфукучыларыкатнаштылар. АларТугантелгәбагышланганшигырьләрукыдылар, мәкальләрәйтештеләр. Мәдәният хезмәткәрләре бу көн турында кыскача аңлатма бирделәр. Чараның ахыры Туган тел җыры белән тәмамланды.
18 нче февраль көнне Теләче урта мәктәбендә хәрби-патриотик айлык кысаларында “Аҗаган” уены булып үтте. Укучылар “Беренче ярдәм күрсәтү”, “Граната ату”, “Мина эзләү” һәм башка ярышларда катнаштылар. Ахырдан балалар учакта пешкән ботка белән сыйландылар. Балаларга үткәрелгән чара бик ошады.
Баландыш авыл китапханәсендә башлангыч сыйныф укучылары өчен Туган тел көненә багышланган «Дөньяда илләр күп, телләр күп» дип исемләнгән китапханә дәресе үткәрелде. Балалар татар телен белү белән бәйле иҗади биремнәрне актив башкардылар, уеннарда актив катнаштылар: тиз әйтемнәр әйттеләр, фразеологизмнарны аңлаттылар, билгеле бер хәрефләрдән сүзләр төзеделәр һ.б. Җиңүчеләр призлар алдылар.
Әфган сугышының җиле безнең Максабаш авылының ике батыр егетен дә читләтеп үтми. Шуны истә тотып Максабаш авылы китапханәсендә “Халык җәүһәрләре” исемле берләшмәгә йөрүче укучылар белән Илһам Шайдуллин һәм Рифат Рамазановларның сугышчан батырлыклары турында патриотик сәгать үткәрелде. Укучылар китапханәдә төзелгән күргәзмә аша Әфган сугышы һәм батырларыбыз турында тирәнерәк белем алдылар.
Бу дата уңаеннан, 15 февраль көнне Субашавылкитапханәсендә балаларөчен "Бар җырымныилгәбагышладым" дигәнәдәбисәгатьүткәрде. Китапханәче шагыйрьнеңтормыш юлы һәмиҗатыбеләнтаныштырды, Моабитдәфтәрләренеңниндиавырюлүтүетурындасөйләде, куркынычгазаплар да, үлемкуркынычы да шагыйрьнедәшмикалыргамәҗбүритәалмаганынаңлатты.
2020 елның 19 февралендә «Батыр» спорткомплексында «Теләче» балалар спорт мәктәбе 2004 нче елгы һәм аннан кечерәк кызлар арасында волейбол буенча ТАССР оешуга 100 ел тулуга багышланган район беренчелеген үткәрде.
19 февраль көнне Теләче җирлекара китапханә хезмәткәрләре Орымширмә башлангыч мәктәбендә, Туган тел көненә багышланган «Туган телем» дип исемләнгән квест-уен үткәрделәр. Укучыларга «И туган тел…» дигән презентация күрсәтелде, "Җыр булырлык сүзләр биргән, туган телем рәхмәт сиңа!" дигән китап күргәзмәсе оештырылды.
1 сыйныфукучысы Сәид К. икенче халыкара “Җәлил укулары”нда катнашты һәм беренче дәрәҗә диплом белән бүләкләнде. Сәидне һәм аны җитәкләгән укытучысы Сафиуллина Ә.Т. җиңү белән котлыйбыз, аларга алдагы конкурсларда зур уңышлар телибез!
БөекВатансугышындаҗиңүнең 75 еллыгыуңаеннан, 13 февраль көнне, Ачымәдәниятйортында,китапханәбеләнберлектә, балаларөчен «Аларныңисемнәребеләнбезнеңҗиргорурлана»диписемләнгән тематик очрашуүткәрделәр.