Букөннеиңякыннарыңа җылы сүзләрәйтү, дөньягаүзеңнеңчиксезмәхәббәтенеңкечкенәберөлешенбүләкитүмөмкинлегенкулданычкындырмаубикмөһим. Ачы мәдәният йорты хезмәткәрләре дә ИзгеВәликөненбәйрәмитүтрадициясеннәнчиттә калмады. Бәйрәмчарасындакатнашучыларөченкүңелле викторина оештырылды, мәхәббәттурындаҗырларһәмәйтемнәрискәалынды.
2020 елның 18 февралендә Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районының «Батыр» спорткомплексында Теләче, Арча, Балтач, Кукмара, Питрәч, Биектау, Мамадыш, Лаеш, Балык Бистәсе муниципаль районнарының «Форпост» яшьләр берләшмәләре үзәкләре җитәкчеләренең зона киңәшмәсе узды.
Без барыбызда көчле, матур һәм сәләмәт булырга телибез. моның өчен нәрсә эшләргә кирәк ? Шәдке балалар бакчасында зурлар төркеменә йөрүче балалар, ”Витаминнар организмны саклаучылар” –дигән әңгәмә вакытында,бу сорауга җавап таптылар. Алар тәрбияче апалары Валимухаметова И.Г ның киңәшләрен тыңладылар,бик теләп табышмаклар чиштеләр.Алга таба балаларыбыз сәләмәтлекләрен сакларлар дип ышанып калабыз.
14 нче февраль көнне Теләче урта мәктәбе яшь спортчылары “ГТО” физкультура һәм спорт комплексы ярышларының муниципаль этабында катнаштылар һәм җиңү яуладылар.Теләче урта мәктәбе укучылары Мәхмүтова Диләрә һәм Сәлмәнов Нарим 1 нче урын яуладылар, Галимова Нәфисә һәм Фәтхүллина Фәридә – 2 нче урын , Шакирова Кәримә һәм Мараков Ислам –3 нче урын алдылар. Яшь спортчыларны ярышларга физкультура укытучылары Р.Р.Хәкимов, Б.Р. Сәләхиев и Р.Р. Гәтиятов әзерләделәр. Котлыйбыз!
12-17 февраль көннәрендә Мәскәү өлкәсенең Рошаль шәһәрендә кул көрәше буенча терәк-хәрәкәт аппараты имгәнгән спортсменнар арасында Россия чемпионаты узды. Спорт мәктәбе тренеры Кыямов Айрат Әхмәт улы җитәкчелегендә Татарстан Республикасы җыелма командасы составында безнең район спортсменнары да катнашып, Зәйнетдинов Ришат (Тиләҗе) – 5 урынны, Имамиев Илфат (Иске Җөри), Габдуллин Инсаф (Шәтке) – 4 урыннар яулады.
18 февральдә Алан урта гомумбелем бирү мәктәбендә Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган тәрбия сәгатьләре уздырылды. Бу юлы чара “Курск дугасы. Фактлар һәм вакыйгалар” дигән теманы яктыртты. Сыйныф җитәкчеләре совет гаскәрләренең 1943 елның җәендәге һәм көзендәге уңышлары, сугышта тамырдан борылышның төгәлләнүе хакында сөйләделәр.
Якыннарын югалтканнар, яшьлекләре кайнар сугыш һәм әфган газабы күргәннәр өчен тарихыбызның фаҗигале сәхифәсе булып күңелләрендә калыр. Сугыш күптән бетте, әмма югалту газабы – гомер буена җитәрлек. 15 февраль Совет гаскәрләренең Әфган җиреннән чыгарылган көне.
Әлеге көн балаларга китап бүләк итүчеләрне, нәниләрдә укуга мәхәббәт тәрбияләүчеләрне берләштерә. Әлеге көн уңаеннан Иске Җөри авылы китапханәсендә “Китапны яратып бүләк ит”дип исемләнгән акция үтте. Китап укучылар үзләре укып чыккан, яхшы хәлдә сакланган китапларын китапханәгә бүләк иттеләр. Киләчәктә әлеге акциядә катнашучылар тагын да күбәер дип өметләнәбез.
14 февраль көнне Айдар авылы китапханәсе Халыкара китап бүләк итү көненә багышланган "Китаплар бүләк итегез" дип исемләнгән дүртенче Бөтенроссия акциясендә катнашты. Бу акциядә Ф.Фаляхова, А. Вәлиева, Ф. Һадиуллиналар китапханәгә яратып укылган китапларын бүләк иттеләр.
14 февраль көнне Иске Җөри авылы китапханәчесе Гильмутдинова Р. күренекле язучы, галим, мәгьрифәтче Каюм Насыйриның тууына 195 ел тулу уңаеннан, галимнең тормыш юлын, иҗатын өйрәнү максатыннан, мәктәптә 6 нче сыйныф укучылары белән "Каюм Насыйри күренекле галим язучы татар халкының мәгърифәтчесе", дигән әдәби сәгать үткәрде.