12-17 февраль көннәрендә Мәскәү өлкәсенең Рошаль шәһәрендә кул көрәше буенча терәк-хәрәкәт аппараты имгәнгән спортсменнар арасында Россия чемпионаты узды. Спорт мәктәбе тренеры Кыямов Айрат Әхмәт улы җитәкчелегендә Татарстан Республикасы җыелма командасы составында безнең район спортсменнары да катнашып, Зәйнетдинов Ришат (Тиләҗе) – 5 урынны, Имамиев Илфат (Иске Җөри), Габдуллин Инсаф (Шәтке) – 4 урыннар яулады.
Ә бүген, 18 февраль көнне “Теләче”спорт мәктәбе укучылары Екатеринбург шәһәренә юл тотты. Алар анда кул көрәше буенча Россия беренчелегендә катнашачак. Спортсменнарыбызга хәерле юллар һәм ярышларда уңышлар телибез!