14 нче февраль көнне Теләче урта мәктәбе яшь спортчылары “ГТО” физкультура һәм спорт комплексы ярышларының муниципаль этабында катнаштылар һәм җиңү яуладылар.Теләче урта мәктәбе укучылары Мәхмүтова Диләрә һәм Сәлмәнов Нарим 1 нче урын яуладылар, Галимова Нәфисә һәм Фәтхүллина Фәридә – 2 нче урын , Шакирова Кәримә һәм Мараков Ислам –3 нче урын алдылар. Яшь спортчыларны ярышларга физкультура укытучылары Р.Р.Хәкимов, Б.Р. Сәләхиев и Р.Р. Гәтиятов әзерләделәр. Котлыйбыз!