Әфганстан - мәңге төзәлмәслек яра.

2020 елның 19 феврале, чәршәмбе

Якыннарын югалтканнар, яшьлекләре кайнар сугыш һәм әфган газабы күргәннәр өчен тарихыбызның фаҗигале сәхифәсе булып күңелләрендә калыр.  Сугыш күптән бетте, әмма югалту газабы – гомер буена җитәрлек.  15 февраль Совет гаскәрләренең Әфган җиреннән чыгарылган көне. 

Шул уңайдан, Айдар авыл китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә, 15 февраль көнне «Әфган сугышы битләрен ачып...» дип исемләнгән батырлык сәгате үткәрде. Чараның максаты - укучыларны бу сугышта солдат һәм офицерларның батырлыгы белән таныштыру, яшь буынның игътибарын китапка җәлеп итү, аны кулга алу теләге уяту иде.  “Әфганстан...Йөрәкләрдә тирән яра” дип исемләнгән күргәзмә куелып, анда солдатларыбызның сугышчан батырлыклары турында китаплар , альбомнар, язмалар урын алды. Китапханәче А.Фаляхова 1979 елда Әфганстанга совет гаскәрләренең чикләнгән контингенты ни өчен кертелүе, әфганчыларның интернациональ бурычларын ничек үтәве, кайнар ноктада хезмәт итеп утны - суны кичкән якташларыбыз турында сөйләде, "Әфган кайтавазы мәңгелек" альбомы белән таныштырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International