2020 елның 18 февралендә Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районының «Батыр» спорткомплексында Теләче, Арча, Балтач, Кукмара, Питрәч, Биектау, Мамадыш, Лаеш, Балык Бистәсе муниципаль районнарының «Форпост» яшьләр берләшмәләре үзәкләре җитәкчеләренең зона киңәшмәсе узды.
Шулай ук Татарстан Республикасы яшьләр хокук саклау хәрәкәтенең 50 активисты өчен Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган «Хәтер Маршы» агитация акциясе үткәрелде.